Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
23.05.2017

"Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе хезмәткәрләре Рәхмәт хатына лаек булды

Бүген «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов Татарстан Республикасы гаммәви мәгълүмат чараларында күпьеллык нәтиҗәле хезмәт куйган һәм Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлауны оештырган, Бөек Җиңү Парадын актив яктырткан журналистларга Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары тапшырды.

Бүләкләү тантанасы журналистларның 19 нчы майда билгеләп үтелгән һөнәри бәйрәме — Татарстан матбугаты көненә багышланган иде.

«Мин сезнең хезмәтегезгә рәхмәтлемен. Һәрвакытта да таянырлык үз эшенең осталары белән хезмәт куюыма чиксез шатмын,» — дип белдерде бүләкләү тантанасы ачылышында Айрат Зарипов.

Җитәкче кулыннан Рәхмәт хатларына «Яңа Гасыр» телеканалы хезмәткәрләре дә лаек дип табылды. Телеканалның баш режиссеры Алмаз Әкбәров, «Манзара» иртәнге тапшыруының алып баручысы Гөлназ Рәхмәтуллина, телеканалның техник директор урынбасары һәм баш инженер Сергей Петров һәм «Яңа Гасыр» телеканалының студия операторлары бүлеге җитәкчесе Илгиз Вафин Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган бәйрәм чараларын яктыртуда күрсәткән хезмәтләре өчен бүләкләнделәр.

«Сезне лаеклы бүләкләрегез белән тәбриклим, ә баш мөхәррир һәм телекомпания җитәкчеләрен аларда шундый белгечләр эшләве белән котлыйм. Ник дигәндә, башкаларның теге яки бу вакыйганы ничек кабул итүе сезнең үз вазыйфаларыгызны ни дәрәҗәдә оста башкаруыгызга бәйле,» — дип тантананы югары нотада тәмамлады Айрат Зарипов.

Түбәндә сез бүләкләү тантанасында Рәхмәт хатларын тапшыру мизгелләре белән таныша аласыз.



www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера