Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
13.09.2016

«Яңа гасыр»ны яңа сезонда нинди үзгәрешләр көтә?

Кайбер тапшырулар өлешчә үзгәрде, кайберләре зәңгәр экраннардан бөтенләй төшеп калды. Татарларның төп телеканалы тирәсендә барган имеш-мимешләргә нокта куеп, “Яңа гасыр” телерадикомпаниясе” ААҖ генераль директоры урынбасары, баш редактор Данил Гыйниятов эфир киңлекләрендә барган үзгәрешләр белән үзе таныштырды.
 
- Без зур аудиториягә чыккан беренче татар телевидениясе. Шуңа да ТНВ  һәрвакыт күз өстендәге каш кебек, аңа гел игътибар зур. Үз өеңдә булган хәлне күршеңнән ишеткәнче, ТНВда барган үзгәрешләр турында үзебез сөйләргә булдык, - дип башлады ул сүзен.

Быел май аенда “Яңа гасыр” каналының барлык тапшыруларын да (60тан артык тапшыру) сәнгать шурасы карап чыккан. Нәтиҗәдә, даими тапшырулар челтәре булдырылды. Ягъни, дүшәмбедән җомгага кадәр көн саен бер үк вакытта бертөрле тапшырулар эфирга чыгачак. Ә шимбә, якшәмбе көннәре җырлы-музыкаль чаралар белән тулыландырылачак.

Иртә белән эфирда барган “Манзара” тапшыруы да үзгәрешләр кичерә. Данил Гыйниятов журналистларга эшлекле тәкъдим белән чыкты.
- Татар газета-журналлары, электрон басмалары мөхәррирләре, журналистлары белән берлектә тапшыруда “Баш мөхәррир колонкасы” булдырырга уйлыйбыз. Биредә язучы журналистлар үз фикерен белдерә алачак, көн кадагында булган кызыклы мәгълүмат, факт белән уртаклашачак, - диде ул.

Тамашачыны каналда “Дин вә хәят”, “Җомга вәгазе” кебек дини тапшыручылар бетүе дә борчый. Баш редактор бу тапшырулар “Нәсихәт» тапшыруында рубрика буларак чыгачак дип белдерде. «Манзара»ның бер өлеше дә Татарстан Җөмһүрияте Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрияты чыгарган тапшырулар белән тулыландырылачак.

Иртәнге тапшыруның рус варианты «Народный будильник» - «Здравствуйте» программасына алышыначак. Хәзер ул мәгълүмати-күңел ачу рухында бара.

Телеканалда «Мәдәният дөньясы» үз эшен туктатты. Аның урынына редактор ике тапшыру тәкъдим итте. Шуларның берсе – ток-шоу формасында барган “Таяну ноктасы”. Биредә бүгенге көндә халыкны борчыган проблемалар урын алачак. Алып баручысы барыбызга да “Яшьләр-online” тапшыруы аша таныш – Венера Иванова булачак. Яңа тапшыруны һәр шимбә 18.00 сәгатьтә карый алачаксыз.

Танылган шәхесләр белән интервью «Ком сәгате» тапшыруында урын алачак. Бу рекламага бүленмичә, 50 минуттан артык барган тапшыру. Аның редакторы – Гүзәл Сәгыйтова булачак.
- Безнең өчен “Ком сәгате»нең фәлсәфи мәгънәсе бар. Гади сәгатьләрне алга, йә артка күчереп, туктатып була. Ә ком сәгате кешегә буйсынмый. Ком кебек аккан вакытны инде кире кайтарып булмый дигәнне аңлата ул. Дөрес, телевидениядә 50 минут бер туктамый барган тапшыру белән халыкны тотып тору авыр булачак. Ләкин без бу тапшыруны киләчәккә күз тотып эшлибез. Олпат шәхесләребезне мөмкин кадәр күбрәк яздырып калдырырга телибез. Тапшыру алдыннан аларга “разведка өчен” сораулар белән анкета җибәрәбез, - диде Данил Гыйниятов.

“Музыкаль дистә” урынына туры эфирда “Кайнар хит” программасы барачак. Аны җырчы Айсылу Габдинова алып бара. Айсылу да ТНВга читтән килгән кеше түгел, үзен “Поем и учим татарский язык” дигән тапшыруда сынап карарга өлгерде ул.

“Җомга киче” концерты ай саен Пирамида күңел ачу үзәгендә оештырылган «Болгар радиосы” концерты белән алышыначак. Гади тамашачы фикеренә дә колак сала телевидение хезмәткәрләре. “Җырлыйк әле” тапшыруы бетерелгәч халык ТНВга бик күп хатлар язган, район үзешчәннәре тапшыруны кайтартуны сорап мөрәҗәгать иткән. Нәтиҗәдә “Караоке батл” тапшыруына алмашка кабат “Җырлыйк әле” кайтачак.

- Алып буручысы Рөстәм Гайзуллин калачак. Безнең максат – беткән проектларың алып баручылары эшле, ашлы итү дә бит әле, - диде баш редактор.
Канал тамашачысы өчен республика театрлары белән унга якын яңа спектакль дә әзерләгән. Шуларның 6-7се яңа яздырылган, 4се күрсәтү өчен килешү булмаганга эфирга чыкмаган спектакльләр.

- Безгә театрлар сезон саен күпме спектакль куя, ник аларна күрсәтмисез диючеләр бар. Ләкин театрлар үз спектакльләрен бирергә ашыкмый. Бу аңлашыла да, аларга да бит тамашачы җыярга кирәк. Шуңа да без репертуардан төшеп калган тамашаларны гына күрсәтә алабыз, - диде Данил Гыйниятов.

Баш редактор белән өчрашуга килгән журналистлар каналда татарлык кими, милли мәсьәләләр күтәрелми дип шикаять тә белдерде. Хәзерге вакытта ТНВда рус һәм татар тапшырулары 50гә 50 белән бара.

- Төп басымны “Татарлар” программасына ясаячакбыз. Программаның вакыты үзгәрде, ул хәзер тулы бер эфир буларак барачак. Регионнардагы корреспондентларыбызны да эшкә җигәчәкбез. Мәчет белән балалар бакчасы тирәсеннән китәргә кирәк. Ә хәбәрләр чыгарылышына килгәндә, сайлаулар алдыннан яңалыклар системасы да бераз аксый, милли мәсьәләләр икенчел планга кала, - диде Данил Гыйниятов.

Иҗтимагый совет утырылышында, Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы теләге белән «Яшь ТНВ» хәзер интернетта онлайн трансляция формасында барачак. Бу аны аерым бер канал булдыру максатыннан эшләнә. Биредә 4 сәгать сатып алынган продукция, 4 сәгать ТНВ хезмәткәрләре эшләгән программалар булачак. Шушы сигез сәгатьне тәүлек дәвамында өч тапкыр кабатлыячаклар.
 “Переведи” тапшыруына да азарт җитми, ди җитәкчеләр. Алга таба барлык җиңүчеләр арасыннан “Супер җиңүче” сайлап, катнашучылар арасында автомобиль уйнатачаклар.

- Экран фальшьны яратмый. «Перевиди» тапшыруында үз-ара көндәшлек җитми. “Тамчы-шоу” проектында да балалар әзерләнеп килгәне күренеп тора. Җитешсезлекләр бар, әлбәттә, алар өстендә эшләргә кирәк, - диде баш мөхәррир.

Алисә Сабирова

("Шәһри Казан")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20