Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
13.08.2015

Яңа лицейда киләчәк инженерия элитасын әзерләү күздә тотыла – Альберт Гыйльметдинов

Яңа лицейда киләчәк инженерия элитасын әзерләү күздә тотыла – Альберт Гыйльметдинов Яңа уку елында Татарстан башкаласында Казан илкүләм тикшеренү техник университеты – КАИ карамагында эшләячәк инженерлар әзерли торган лицей ачыла. Проект ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән белән тормышка ашырыла.

Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Леонид Толчинский үткәргән матбугат конференциясендә әлеге югары уку йорты ректоры Альберт Гыйльметдинов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, бүген Россиядә генә түгел, бөтен дөньяда инженерлык белән бәйле һөнәрләргә ихтыяҗ көннән-көн үсә. “XXI гасыр – искиткеч техник прогресс чоры. Техник прогресс, үз чиратында, – инженерлар эшчәнлеге нәтиҗәсе. Шуңа бәйле рәвештә, бүген илебездә белемле инженерларга ихтыяҗ шактый зур. Хәзерге вакытта без бу юнәлештәге мәсьәләне хәл итәбез. Татарстан башкаласында инженерлык лицеен ачу буенча проектны тормышка ашыру – әлеге мәсьәләне хәл итүнең мөһим бер өлеше”, – дип сөйләде ректор үзенең чыгышында.

Альберт Гыйльметдинов бу төр лицейны ачу бурычының моннан 1 ел элек Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның ТР Дәүләт Советына юлламасында куелуын искәртте. Әлеге белем бирү йорты башкаланың Яңа Савин районы 46нчы мәктәбе базасында урнашачак. Хәзерге вакытта биредә үзгәреп кору эшләре бара. Аерым алганда, заманча уку кабинетлары, проект зоналары булдырыла. “Бу киләчәк мәктәбе булачак. Биредә киләчәк инженерия элитасын әзерләү күздә тотыла”, – дип билгеләп узды югары уку йорты җитәкчесе.

ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Тимерхан Алишев сүзләренә караганда, Татарстанда вузлар карамагында мәктәпләр булдыру проекты күптәннән гамәлгә ашырыла. Бүген КФУ, Казан илкүләм тикшеренү технологик университет – КХТИ карамагында лицейлар эшләп килә. “Казан илкүләм тикшеренү техник университеты – КАИ карамагында эшләячәк инженерлар әзерли торган лицей – республикабыз өчен мөһим проект. Ул математика, инженерлык-техника юнәлешләренә өстенлек бирүче балаларны үзендә туплаячак”, – диде ул очрашуда.

Лицейда уку процессы Казан илкүләм тикшеренү университеты – КАИ кураторлыгы астында гамәлгә ашырылачак. Бу, үз чиратында, махсуслашкан мәсьәләләрне хәл итүдә лабораторияләрдән бергәләп файдалану, студентларны һәм аспирантларны түгәрәк эшләренә, инженерлык лицеенда укучыларның проектлары, стартапларына җитәкчелек итүгә тартуны күз уңында тота.

Инженерлык лицее директоры Рамис Зарипов сүзләренчә, яңа лицей уникаль белем бирү йорты булачак. Биредә математика, физика өлкәсендә тирәнтен әзерлеккә, телләрне өйрәтү һәм укучыларның гомуми үсешенә җитди игътибар биреләчәк. Лицей академик белемнәр бирүдән тыш, әлеге белемнәрне инженерлык проектлары эшчәнлегендә кулланырга өйрәтүгә юнәлтелә. Моннан тыш, уку йорты Татарстанның сәнәгать предприятиеләре, аерым алганда, Казанның авиация, вертолет заводлары, Яшел Үзән суднолар төзү, “Pozis” һ.б. заводлар белән тыгыз хезмәттәшлек итәр, лицейда укучылар төрле өлкәләрдә җитештерүнең реаль процесслары белән танышыр һәм аларның кайбер этапларында үзләре дә катнашыр дип планлаштырыла.

Рамис Зарипов искәртеп узганча, лицей 1 октябрьдә рәсми ачыла. Аны ачу тантанасында Татарстанның югары җитәкчелеге катнашуы көтелә. Уку процессы исә, башка белем йортларында кебек үк, 1 сентябрьдән Казан илкүләм тикшеренү техник университетының 8нче бинасында башлана. Бинаның тулы бер ягы лицейга бүлеп бирелгән.

Лицейда заманча җиһазландыру уникаль проекторлар, дәреслекләр, мультимедиалы технологияләрдән генә гыйбарәт булмаячак. Уку йорты бинасының 4нче каты тулысынча инженерлар әзерләү зонасына бүлеп бирелә. Биредә заманча станоклар, 3D-модельләштерү һәм булачак инженерлар өчен кирәкле башка программалар белән тәэмин ителгән техника урнаштырылачак.

Альберт Гыйльметдинов сүзләренчә, проект 2 этапта тормышка ашырыла. 2015/2016 уку елында лицейның уку блогы файдаланылышка тапшырылачак. Лицейның максималь проект көче 7-11нче сыйныфларда укучы 200 кешене күз алдында тота. Бер сыйныфта укучыларның саны 20дән артмаска тиеш. Быел лицейга 7-10нчы сыйныфларга җәмгысе 96 укучыны кабул итү күздә тотыла. “Бу уку елында 11нчеләрне алмыйбыз, чөнки аларның мәктәп тәмамларга 1 генә елы кала. Республиканың районнарыннан да балалар кабул ителми, чөнки уку йорты быел интернат түгел, лицей рәвешендә эшләячәк. 2016/2017 уку елында лицейның 180 кешегә исәпләнгән торак блогын, шулай ук спорт блогын файдаланылышка тапшыру, шул рәвешле, лицей-интернат итү ниятләнә”, – дип сөйләде ректор.

Рамис Зарипов әйтүенчә, лицейчылар контингенты 2 тур сынауны уңышлы узган укучылардан конкурс нигезендә формалаша.

Конкурста катнашырга теләүчеләр 1 августтан 15 августкача kai.liceum@gmail.com. электрон адресына гариза җибәрергә тиеш. Быел сайлап алу сынауларында урта мәктәпнең 6-9нчы сыйныфларын тәмамлаган укучылар катнаша ала.

Кабул итү процедурасы 2 турдан гыйбарәт. Аерым алганда, 18 августта иртәнге 9да Четаев урамы, 18 а йортында урнашкан Балалар инженерия үзәгендә уздырылачак I турда математика, рус теле һәм физика (7нче сыйныфлар өчен – логика) буенча тест үткәрелә. Резерв көн 19 август көнне 15.00 сәгатьтә була. II тур исә шунда ук 21-22 августта уздырылачак 2 уку көненнән гыйбарәт. Анда реаль уку процессында укучыларның мөмкинлекләре, инженерлыкка омтылышы, физика, математикага карата кызыксынуы бәяләнер дип күзаллана.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20