Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
26.09.2017

Яңа маҗараларга «Приключения принца Флоризеля» сериалы чакырып кала

Сишәмбедән «Яңа Гасыр» каналы барлыгы өч сериядән торган яраткан Совет фильмын тәкъдим итә. Кызыклы «Приключения принца Флоризеля» сериалы көлке элементлары аша дөреслек һәм ялган көрәшен тасвирлый.

Ерак 1979 нчы елда дөнья күргән фильм киң тамашачыга берьюлы ике исеме аша билгеле. «Клуб самоубийц, или приключения титулованной особы» фильмын телевизор караучылар күбрәк «Приключения принца Флоризеля» исеме аша беләләр. Фильмның буеннан-буена берникадәр көлү элементлары аша бер ерак илнең патша улы белән җинаятьчел дөнья патшасы — Председатель көрәше сурәтләнә. Билгеле совет режиссеры Евгений Татарский төшергән фильмда сез Олег Даль, Игорь Дмитриев, Любовь Полищук һәм Донатас Банионис кебек кино актёрлары мәктәбенең аксакаллары уенына кабаттан соклана аласыз. Мондый мөмкинлекне сезгә яңа атна башыннан «Яңа Гасыр» каналы тудыра. Фильм көрәшендә ахыр чиктә кем җиңеп чыгар дисезме?

Моны сез һәр эш көнендә «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалы аша «Приключения принца Флоризеля» телевизион сериалын карап белә аласыз. Сериал «Яңа Гасыр» экраннарына 21:00 сәгатьтә чыга.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Данил Гиниятов. Интервью на русском Нижнекамский театр гастроли в Казани (театр Галиаскара Камала) Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС 60 лет успеха