Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
11.09.2017

Яңартылган «Переведи! Татарча өйрәнәбез» уены яңа сезонда җиңүчегә акчалата бүләк вәгъдә итә

Яңа сезонга «Переведи! Татарча өйрәнәбез» интеллектуаль уены яңа кагыйдәләр белән әйләнеп кайтты. Хәзер уен берничә этапка бүленгән һәм киртәне дә бары берничә җиңүче генә үтеп чыга ала.

Иң кызыклы яңалыкларның берсе — уенның абсолют җиңүчесе сезон ахырында 50 000 сум күләмендәге акчалата бүләккә ия була ала. Тапшыруның яңа форматы күп уенчыларны үзенең яңалыклары белән кызыктыра. Сер түгел, аның берсе һәм иң мөһиме — җиңүче өчен акчалата бүләк. Интеллектуаль көрәш ярышының сигездән бер, чирек финал, ярым финал һәм финал уеннарына бүленүе тамашаның кызулыгын тагын да арттыра.

Һәр катнашучы үз көчен татар телен үз дәрәҗәсендә белгән көндәше белән сынап карый ала, ягъни татар телен аерым бер категориядә белгән катнашучы көндәшлеккә үзеннән начар яки яхшы белгәнне түгел, ә бер дәрәҗәдә белгән катнашучыны гына ала. Яңа кагыйдәләр һәм берсеннән-берсе кыен сораулар белән сез дүшәмбе кичендә «Переведи! Татарча өйрәнәбез» интеллектуаль уенында таныша аласыз.

Катнашучыларның үз белем көчләрен кызыклы яңалыклар белән тулы «Переведи! Татарча өйрәнәбез» интеллектуаль уенында ничек сынаганнарын һәр дүшәмбе 18:00 сәгатьтә «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында карый аласыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Гашыйклар коненэ бэйрэм булэк ит КОС сила традиций