Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
31.07.2017

Яхшылык һәм яманлык көрәшен “Тайна Армана” телесериалы дәлилли

Беренче августтан «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында балалар өчен «Тайна Армана» телесериалы күрсәтелә башлый. Кызыклы маҗаралар һәм серле геройлар — болар барысы да бер сериалда очраша.

Сериалның төп герое булган кыз авыр холыклы балалардан санала. Әти-әниләре аның белән бик авырдан уртак тел таба һәм алар кызны бераз гына булса да үзгәртү һәм төзәтү өчен бер ат фермасына тәрбия алырга җибәрәләр. Кыздан тыш, анда тагын шундый ук авыр холыклы дүрт яшүсмер тәрбияләнә. Барысы да алар бер-берсеннән аерылалар һәм һич кенә дә бер-берсе белән уртак тел табарга омтылмыйлар.

Ферма тирәсендәге табигатьнең матурлыгын сүз белән генә аңлатып бетерә торган түгел! Тик яшүсмерләр бу матурлыкка бер дә игътибар бирмиләр, чөнки монда аерым кагыйдәләр буенча яшәргә кирәк һәм якын тирәдә бернинди телефон яки интернет челтәре юк.

Һәрбер балага яхшылап тәрбияләү өчен бер ат тапшырыла. Бу эш авыр холыклы яшүсмерләр өчен аеруча уңайсыз тоела. Сериалның төп героена бөтенләй кыенга туры килә, чөнки аңа иң көйсез ат эләгә. Балалар бу фермада булган сәерлекләргә игътибар итә башлыйлар. Тора-бара алар үз эчләрендә булган борчу-хәсрәтләрен оныталар һәм ул борчуларның фермадагы хәлләр белән чагыштырганда берни дә түгел икәнлегенә төшенәләр. Тик бу серне чишү өчен алар үз кирелекләрен җиңеп, бердәм төркемгә оеша алырга тиеш. Катлаулы бурычны авыр холыклы яшүсмерләр үти алырлармы? Сорауга җавапны «Тайна Армана»телесериалында таба аласыз.

Мавыктыргыч һәм маҗаралы телесериалны «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында беренче августтан һәр эш көнендә 16:00 сәгатьтә карый аласыз. "Тайна Армана" - маҗаралар дөньясына рәхим итегез!


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!