Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
21.07.2017

Якшәмбе “Ах, бу гомерләр...” концерты якты хатирәләрне искә төшерә

Мөхтәрәм җырчылар куйган концертлар сирәгәеп бара, ә аларны телевизор аша күрсәтсәләр, һичшиксез мондый тамашаны карамыйча калырга ярамый. Бу якшәмбедә шундый сирәк очракларның берсе күзәтелә.

«Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалы үз тамашачыларына күренекле татар җырчысы Зөһрә Сәхәбиеваның «Ах, бу гомерләр…» дип исемләнгән концерт программасын тәкъдим итә. Концертны якшәмбе, 23 нче июль, 13:30 сәгатьтә карый аласыз.

Зөһрә Котдус кызы Сәхәбиева — күренекле татар җырчысы, мөгаллим,ТАССРның халык артисткасы. Ул 1951 нче елда дөньяга килә. 1977-1984 нче елларда — Татар опера һәм балет театрында, 1984-1993 нче елларда — Татар филармониясендә, 1993-1996 нчы елларда Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрында солист булып эшли. 1996 нчы елдан «Идел» концерт-филармония берләшмәсендә хезмәт куя. 1993 нче елдан Казан консерваториясендә укыта.

Гомер юлы буйлап ияреп килгән моң мөхтәрәм җырчының гомер юлдашына, язмыш аһәңенә әверелде. Ах, бу гомерләр… Сез дә бу якшәмбедә чын моң аһәңенә рәхим итегез!


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера