Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
31.03.2017

Якшәмбедә “Яшьләр тукталышы” Көлке көнен бәйрәм итә

Беренче апрель бәйрәме уңаеннан «Яшьләр тукталышы» чираттагы чыгарылышын тулысынча Көлке көненә багышлый.

Кунакта яшь пародияләр остасы Айнур Сөләйманов көлдерү өчен төрле пародияләр күрсәтер, ә «Весенние выкрутасы» балалар һәм яшьләр иҗаты фестиваленең исем мәгънәсе һәм кайдан килеп чыгышы өйрәнелер. Казан яшьләре хәзер кичләрен кайда һәм ничек уздыра? Бу сорауга яшь хәбәрчеләр үз җавапларын эзли. «WorldSkills» сәхифәсендә, гадәттәгечә, яшь эшче һөнәр ияләре белән таныштырырлар.

«Яшьләр тукталышы» тапшыруын «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында 2 нче апрель 10:15 сәгатьтә, 5 нче апрель 15:15 сәгатьтә карый аласыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!