Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
13.10.2017

Якшәмбене әйтелгән сүзләр турында уйланудан башлагыз

Якшәмбе иртәсен «Яңа Гасыр» каналында «Слова» нәфис фильмы белән каршылагыз. Һәрбер кеше тарафыннан әйтелгән сүзләрнең әһәмиятен күрсәткән фильм тирәнтен уйлануларга чакырып кала.

Фильм бик җылы кабул ителә һәм ул күпчелек сентименталь мизгелләрне үз эченә туплый алган. Төп герой һәр танышын яшәлгән гомер юлы хакында уйланырга мәҗбүр итә. Ул әйтелгән сүзләрнең нинди зур әһәмияткә ия булуына төшендерергә тели, чөнки еш кына кеше үзе кылган адымнар турында бары олыгайгач кына уйлый һәм үкенә башлый. Син әйткән сүзләрнең әһәмияте бик зур көчкә ия.

Фильмның нигезенә бик мавыктыргыч тарих салынган һәм андагы вакыйгалар беркемне дә битараф калдыра алмый. Һәрбер кеше бу үрнәктән үзенә нинди дә булса файда ала. Төп геройның бар мөлкәте үз көче белән табылган, аның өчен кирәк булган бар нәрсә геройның үз кулында бар. Көннәрдән бер көнне барысын да үзгәртергә мәҗбүр иткән хәл килеп чыга. Хәзер күп нәрсә билгесез — герой үз яшәешенә үзгәрешләр алып килерме, әллә табылган мөлкәт бар нәрсәдән өстен чыгармы?

Сорауга җавапны якшәмбе, 15 нче октябрь, «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында «Слова» нәфис фильмын карап белергә мөмкин. Фильм «Яңа Гасыр» каналында 5:00 сәгатьтә башланып китә.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!