Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
19.06.2017

Якутиянең атаклы театр җитәкчесе кичке уенда катнашырга килгән

Дүшәмбе, 19 нчы июнь, «Вечерняя игра» тапшыруында Якутиянең Олонхо театры башкарма директоры Мария Турантаева катнаша. Татар театры яшәеше белән якут сәнгате арасында булган аермалар турында тапшыруны караганнан соң белерсез.

Олонхо театры — ул Саха Республикасында яшәүче халыкларның үзенчәлекле мәдәниятларын күрсәтә торган спектакльләр әзерләгән махсус театраль мәйдан. 2006 нчы елда ЮНЕСКО оешмасы тарафыннан театрга «Кешелекнең тел һәм матди булмаган байлыгын үстерү» дип теркәлгән таныклыгы тапшырыла. Гадәти булмаган театрның үзенчәлекләре, актерлары, җиңүләре, уңышлары һәм алдагы планнары хакында дүшәмбе кичендә «Вечерняя игра» тапшыруы студиясендә Олонхо театрының башкарма директоры Мария Турантаева сөйли.

19 нчы июньдә «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында «Вечерняя игра» тапшыруын 22:10 сәгатьтә карарга онытмагыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Данил Гиниятов. Интервью на русском Нижнекамский театр гастроли в Казани (театр Галиаскара Камала) Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС 60 лет успеха