Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
03.08.2017

Якын арада эре һәм әһәмиятле банкларның лицензияләрен кире алу көтелми

Бу хакта Россия Банкы рәисенең беренче урынбасары Дмитрий Тулин белдерде, дип яза “Российская газета”.

Тулин сүзләренә караганда, “Югра" банкының лицензиясен алганнан соң, кертемчеләрнең акчаларын үз бизнесларына тоткан эре финанс оешмалары калмаган.

"Әгәр дә банк кертемнәрне үз мәнфәгатьләрендә куллана икән, шуның өстенә әле акчаларны кире иясенә кайтара алмаса, ул җәмгыять өчен куркыныч һәм сәламәтләндерүгә яраксыз", – дип йомгаклады үз фикерен Дмитрий Тулин.

Искәртеп узабыз, 10 июльдә регулятор "Югра" кертемчеләренең таләпләрен канәгатьләндерү өчен банкка өч айлык мораторий кертте. Шул ук вакытта ярты елга банк функцияләрен Кертемнәрне иминиятләштерү агентылыгына йөкләде. Булган мәгълүматлар буенча, быелның март азагына "Югра" банкы активлар күләме буенча илнең банк системасында 33 урынны били.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!