Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
04.10.2017

Ял кичләрен “Светлячки в саду” фильмы бизи

Шимбә кичен “Яңа Гасыр” каналы “Светлячки в саду” фильмын карап уздырырга чакыра. Узган юлында күргән авырлыклар белән килешә алмаган геройның ни рәвешле китап язу уена килү тарихын карарга онытмагыз.

Чынлыкта фильмның исеме аның эчтәлегенә бөтенләй туры килми. Сюжет нигезендә гади бер америкалы гаиләсенең таркалу тарихы сурәтләнелә. Еш кына гаилә әгъзаларының бер-берсеннән читләшүенә аерым вакыйгалар сәбәп була. Бу драмада һәрбер герой үз шәхси фаҗигасен ялгызы кичерә.

Фильмның төп герое Майкл һәм аның улы – бөтенләй моңсу тарихка ия геройлар. Юл фаҗигасендә иң якын кешесен югалткан Майкл ялгызы яши, ә аның улы “яхшы” кызга өйләнә. Бу вакытта ул аның күпләп исерткеч эчемлекләр кулланырга яратканлыгын белми әле. Бер иртәдә ул нишләргә белмичә утырган җиреннән китап язу уе белән яна башлый. Шуннан соң герой китап язу эшенә керешә, тик аның бу адымына барысы да каршы, хәтта аның әтисе дә. Төп герой гомер юлы китабын язып бетерә алырмы?

Сорауга җавапны шимбә, 7 нче октябрь, “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалында “Светлячки в саду” нәфис фильмын карап белә аласыз. Фильм “Яңа Гасыр” каналында 23:30 сәгатьтә башлана.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20