Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
11.11.2015

Ялдан кайтучы татарстанлылар Мисыр курортларында тыныч булуын һәм аэропортта тикшерү катлаулануын билгеләп үтте

Ялдан кайтучы татарстанлылар Мисыр курортларында тыныч булуын һәм аэропортта тикшерү катлаулануын билгеләп үтте"Казан" халыкара аэропортына Мисырдан Татарстан туристларын алып кайткан самолет төште.

«КатэкАвиа» авиакомпаниясе рейсы Шарм-Эль-Шейхтан өч сәгатькә соңга калып кайтты. Самолет Татарстан башкаласына 233 пассажирны, шул исәптән 50 баланы, алып кайтты.

Кайбер ял итеп кайтучылар сүзләренә караганда, самолет, "A321" һәлакәтеннән соң пассажирларны җентекләп тикшерү белән бәйле рәвештә, тоткарланган. Әмма, бу процесслар озакка сузылуга карамастан, туристлар ялдан канәгать булып кайтуларын һәм курорт зонасында тыныч булуын белдерделәр. «Нәкъ Шарм-Эль-Шейхта яхшы. Кунакханәдә тыныч, шулай ук шәһәрдә дә тыныч", - диде журналистларга казанлы Диана Бариева.

Турист Анастасия Кузьмина сүзләренә караганда, гомумән, ял тыныч узган, сәфәр ахырында гына кайбер кыенлыклар туган. "Бары тик аэропортта гына хәл катлауланды: әйберләрне багажга тапшыру катлаулы булды, катгый контроль узарга туры килде, сәгать һәм каешлардан тыш, аяк киемнәрен дә салдык. Теркәү бик озак барды, чөнки аэропортка йөкләнеш зур, күп кеше кайта", - диде ул.

"Терминалларда озак тордык, озаклап тикшерделәр. Рейс тоткарлануны да шуның белән аңлаттылар. Элек барлык процедуралар тиз уза иде", - диде журналистларга Мисырда ял итеп кайтучы Илмира Михайличенко.

Ял итеп кайтучылар туристларга вакыйгалар турында мәгълүмат әз бирелүен белдерделәр. Россия самолетының һәлакәткә очравы һәм башка чаралар турында туристлар Россиядән шалтыратучы туганнары һәм якыннарыннан, шулай ук башка ял итүчеләрдән, Россия ММЧ сайтларыннан белгәннәр. Кунакханәләрдә берничә рус телендәге канал гына таба алганнар.

Бүгенгә булган мәгълүматлар буенча Татарстан башкаласына 1607 турист кайткан. Бу төндә һәм иртәгә иртән тагын өч рейста 600 чамасы кеше кайтачак. Элегрәк хәл ителгәнчә, россиялеләрнең багажларын Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ике "ИЛ-76" борты алып кайтачак. Барлык йөк Мәскәүгә кайтарыла, аннары субъектларга юнәлдереләчәк.

Бүгенге кичтә Казан аэропортына 20 чемодан кайтарылган, әлегә 5сен хуҗалары алмаган. Урында оператив төркем эшли, аның составында - Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе, медицина һәм катастрофалар үзәге хезмәткәрләре, психологлар, полиция хезмәткәрләре эшли. Алар ял итеп кайтучыларга һәм аларның туганнарына оператив ярдәм күрсәтергә әзер.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20