Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
10.11.2017

Җәяүлене үткәрмәгән өчен штраф күләме артты

Бүген, 10 ноябрьдә, Россиядә җәяүлеләргә юл бирмәгән машина йөртүчеләргә карата җәзаны катгыйландыра торган административ кодекс маддәсе гамәлгә керә. Элек булган 1500 сум урынына, санкция хәзер 1500 дән 2500 сумга кадәр тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә «Известия».

Машина йөртүче өстенлеккә ия җәяүлене яки велосипедчыны үткәрмәсә, штрафка тартылачак.

iz.ru порталы хәбәр иткәнчә, узган атнада Россиядә боҗралы урам киселешләрен үтүне үзгәрткән яңартылган юл хәрәкәте кагыйдәләре үз көченә керде. Хәзер тиешле юл билгеләре булганда, боҗрага кергән машина йөртүчеләр боҗра буенча хәрәкәт итүчеләргә юл бирергә тиешле.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!