Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
13.10.2017

Ялган дару ясау буенча Россия төбәкләре арасында лидерлар ачыкланды

Ростов һәм Мәскәү өлкәләрендә, шулай ук Коми Республикасында массалы рәвештә иң күп ялган дару ясау очраклары теркәлгән. Аларны Сәламәтлек саклау өлкәсендә федераль күзәтчелек хезмәте (Росздравнадзор) башлыгы Михаил Мурашко атаган.

Аның сүзләренә караганда, Ростов өлкәсендә ракка каршы ялган препаратлар ясалган, Мәскәүдә —кларитин һәм регидрон, Коми Республикасында виагра препараты буенча җинаять эше кузгатылган. Росздравнадзор башлыгы билгеләп үткәнчә, тулаем алганда, җинаятьчеләр тарафыннан ил буенча, күбрәк виагра һәм ботокс аналоглары «ясала».

Шуның белән бергә, Михаил Мурашко Россиядә соңгы дүрт елда ялган даруларның күләме ике тапкыр кимеде, дип белдергән.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!