Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
05.08.2015

Яна Мартынова, имгәнүе сәбәпле, Казандагы ДЧда катнаша алмаячак

Казан йөзүчесе, дөнья вице-чемпионы, 2013 нче елгы Бөтендөнья җәйге Универсиада җиңүчесе Яна Мартынова Казанда бара торган Спортның су төрләре буенча ДЧда бер дистанциядә дә катнашмый.

Яна элегрәк үзе хәбәр иткәнчә, ул 400 метрга комплекслы йөзүдә һәм 200 метрга баттерфляй стиле белән йөзүдә чыгыш ясарга тиеш иде. Әмма турнирның рәсми сайтындагы старт-битләр буенча, Мартынова су мундиалендә катнашмаячак.

“Р-Спорт” агентлыгы мәгълүматы буенча, йөзүче, имгәнүе сәбәпле, Казандагы чемпионаттан төшеп кала. Россия җыелмасы составында аны беркем дә алмаштырмый. “Регламент нигезендә, без бу дистанциягә беркемне дә куя алмыйбыз. Хәер, дистанцияне норматив буенча йөзә ала торган башка спортчыбыз барыбер юк иде”, - дип хәбәр итте илкүләм җыелмасының баш тренеры Анатолий Журавлев.

Искәртеп узабыз, Яна Казанда Дөнья чемпионаты ачылышы тантанасында спортчылар исеменнән ант сүзләрен әйткән иде.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20