Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
11.03.2015

Янгын сүндерүчеләр әлегә Казандагы "Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгынны җиңә алмый

Янгын сүндерүчеләр әлегә Казандагы "Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгынны җиңә алмый  Әлеге минутларда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хезмәткәрләре Казанда "Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгынны сүндерү эшләрен дәвам итә.

Янгын сүндерүчеләр "кызыл әтәч"кә каршы көрәшкәндә, эшмәкәрләр товарларын коткарырга омтыла. Шаһитлар сүзләренчә, янгын сәүдә үзәгенең уң ягында чыккан. Ут сәүдә үзәгенең беренче катында 100 квадрат метрда таралган. Янгынның гомум мәйданы - 4 мең квадрат метр.

Базар администрациясе сатып алучыларны һәм сәүдә үзәге хезмәткәрләрен эвакуацияләүне оештырган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын аркасында бер кеше зыян күргән. Һәлакәт булган урында янгын сүндерү бүлекчәләре дүртенче дәрәҗә катлаулылык буенча эшли. Янгын сүндерү штабы оештырылган. 70тән артык янгын сагы хезмәткәре, 30дан артык техника берәмлеге җәлеп ителгән, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.       

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20