Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
07.08.2015

Япония һәм Кытай вәкилләре Казанда ДЧда 200 метрга баттерфляй стиле белән һәм 50 метрга чалкан йөзү буенча ярышларда беренчелекне алды

 Казандагы Спортның су төрләре буенча 16 нчы Дөнья чемпионатында йөзү буенча ярышларда Япония һәм Кытай спортчыларына уңыш елмайды.

200 метрга баттерфляй стиле белән йөзү буенча ярышта Япония спортчысы Нацуми Хоси (2.05,56) җиңде. Икенче урында Америка вәкиле Камиле Адамс (2.06,40) һәм өченче урында кытайлы Чжан Юфей (2.06,51).

50 метрга чалкан йөзүдә Кытайдан Фу Янхай (27,11) беренче йөзеп килде. Икенче урынны Бразилия спортчысы Этьен Медейрош (27,26) алды, “бронза”га янә Кытай кызы Лю Сян лаек булды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20