Япония Мәдәният көнен бәйрәм итә

Япониядә 3 ноябрьдә зурлап билгеләп үтелә торган бәйрәм император Мейдзиның туган көненә (1852 елның 3 ноябре — 1912 елның 30 июле; Япониянең 122 нче императоры) туры килә, дип яза Calendar.ru — «Истәлекле көннәр календаре».
Әлеге дата Япониядә 1927 елдан бирле «Мейдзи көнен бәйрәм итү» буларак 1948 елга кадәр билгеләп үтелгән. «Милли бәйрәмнәр турында канун» нәкъ шушы елдан аны «Мәдәният көне» итеп үзгәрткән. Бәйрәмнең төп максаты — «ирек һәм тынычлык ярату, мәдәният үсешенә йогынты ясау» дип билгеләнә.
Шулай итеп, Мейдзи исеме бәйрәм атамасыннан төшеп кала, әмма нәкъ менә Япониядә Мейдзи императорлык иткән чакта бу илдә «мәдәни революция» була да инде, диелә мәгълүмати хәбәрдә.
Гадәттә бу көнне әдәбиятта, поэзиядә, сәнгать өлкәсендә уңыш казанган кешеләргә премияләр бирелә. Яшь язучыларның уңышлары аеруча зурлап билгеләп үтелә. Шул рәвешле яшьләр арасында әдәбиятны танытуга һәм үстерүгә өлеш кертелә.
Мәдәният көнендә чит ил студентлары үз илләренең мәдәниятен — милли киемнәрен, ризыгын, музыкасын пропагандалый. Яшьләр өчен бәйрәмнең иң матур өлеше кич белән — студентлар оркестры, рок- һәм
Ахыргы хәбәрләр
- Казанда "Әлфия Авзалова" китабын тәкъдим ителә
- Журналист Венера Ихсанова җирләнде
- “Адәм белән Һава”: “Казан егетләре”ндә кунакта
- “Сәхнәдәш” бу атнада Илсаф белән әңгәмә уздыра
- “Ком сәгате”: танылган журналист Риман Гыйлемханов
- Рамилә Әхмәтзакир кызы Сәхабетдинова – Юбилеегыз котлы булсын!
- "Манзара": “Болгар Радиосы” алып баручылары Фаил Гыймадов һәм Наиля Гибадуллина
- Театр яктылыкка, нурга илтә! – “Манзара” тапшыруында Тинчурин театры актрисасы Гөлназ Нәүмәтова
- Казанда беренче тапкыр “Big Love Show” чарасы узды
- Бүген телевидение операторы Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Рөстәм Уразов вафат