Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
08.11.2017

Японнар Чаллыдан "акыллы комлык" интерактив өстәлен алалар

Сүз шәһәребезнең «Балаларга инновацияләр» компаниясе уйлап чыгарган «акыллы комлык» интерактив өстәле хакында бара. Японнар аны Екатеринбург шәһәрендә узган «Иннопорм» халыкара күргәзмәсендә күрәләр.

Дәресләргә кертелгән биремнәр, японнар өчен махсус тәрҗемә ителгән. Әлеге «акыллы комлыклар» агымдагы ел тәмамланганчы мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен булган белем бирү үзәкләренә куелачак, дип фаразлана.

Хәзерге вакытта Чаллының интерактив системалары белән Россия, Казахстан, Япония һәм Белоруссиянең 50 шәһәрендә 1000 нән артык балалар бакчасында файдаланалар. Аларны Азия һәм Европа базарларына чыгару турында сөйләшүләр алып барыла.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!