Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
25.07.2017

Яр Чаллы башкарма комитеты файдалану хокукы булмаган җир участокларын ачыклаган

Яр Чаллы Башкарма комитеты шәһәр милкен исәпкә алганда 130 җирдә бернинди файдалануга хокук бирүче документы булмаган участокларны ачыклаган, дип хәбәр итә «Шәһри Чаллы» газетасы.

Аларның күбесендә шәхси эшмәкәрләр ия булган сәүдә нокталары, халыкка хезмәт күрсәтү урыннары, кафелар, машина кую урыннары һәм башка шундый коммерция белән бәйле объектлар урнашкан. Шушы җирләрдән бурыч 64,5 миллион сумны тәшкил итә икән. Бу хакта җитәкчеләрнең эшлекле киңәшмәсендә җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре идарәсе башлыгы Ленар Гыйззатуллин белдерде. Аның сүзләрен шәһәр хакиме Наил Мәһдиев хуплап: «Беркем дә түләү турында бик озак еллар уйлап та карамаган, бу шулай дәвам иткән. Без эшмәкәрләрнең халыкка хезмәт күрсәтүенә бик шатбыз, әммә ул законлы нигездә дөрес документлар белән рәсми теркәлгән урында башкарылырга тиеш», — диде.

Яр Чаллы Башкарма комитеты һәм шәһәр җитәкчелеге кайчандыр канунсыз алынган участокларга дәгъва белдерүен дәвам итә һәм аларны закон нигезендә тәртипкә салуда конкрет эшләр башкара.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!