Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
28.07.2016

Яр Чаллы хакимияте шәһәрдәге татар театрына бина алып бирергә җыена

Яр Чаллы шәһәренең ЗЯБ бистәсендәге “Колизей” күңел ачу комплексы бинасының язмышы хәл ителә. Шәһәрдә кризиска каршы штаб утырышында берничә ел буш торган “Колизей”ны Чаллы Татар дәүләт драма театрына дип сатып алырга җыенулары турында сүз булды. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев шул хакта белдерде, дип яза “Шәһри Чаллы” газетасы.

Әлеге мәсьәләдә Чаллы театры директоры Рашат Фәйзерахманов: “Бу вариантны без шәһәр хакимияте белән моннан бер ай элек карый башладык. Безне ул канәгатьләндерә. Бинаны яхшы итеп төзекләндерсәң, ул заманча театр таләпләренә җавап бирәчәк”, - дигән.

ЗЯБ бистәсендә мондый билгеле мәдәният учреждениеләре юк. Тик әлеге темага, Татарстан Президентының капиталь төзекләндерүгә акча бүлеп бирү турындагы Указы чыкканчы, сөйләшергә иртәрәк әле, дип саный директор. “Дәүләт театры булгач, безгә ремонт өчен акча республика бюджетыннан бирелә”, – дигән ул.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20