Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
20.04.2017

Яр Чаллы шәһәре иҗатчылары "Җырлыйк әле" мәйданында ярыша

Ялларда «Җырлыйк әле» Яр Чаллы шәһәре җырчылары белән таныштыруын дәвам итә.

Шимбә кичендә Чаллыларның күптән күңелләрен яулап өлгергән җырлы Ришат һәм Айгөл Шәйхетдиновлар гаиләсе киң тамашачыларны сөендерергә булган. Чаллыда яшәп иҗат итүче Шәйхетдиновлар эстрадабызның иҗади гаиләләр рәтен лаеклы тулыландырды. Аларның тамашаларыннан халык өзелми, ә яңа җырларын тыңлаучылары зарыгып көтеп ала. Киләсе «Җырлыйк әле» тапшыруында тагын нинди Яр Чаллы шәһәренең иҗади парлары катнашуын беләсегез килсә, шимбә көнендә тапшыруны карамыйча калмагыз.

Яр Чаллы шәһәрендә гомер итүче иҗатчы-җырчылар белән «Җырлыйк әле» тапшыруын шимбә көнне, 22 апрельдә, 20:30 сәгатьтә карый аласыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин