Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
21.07.2015

Яр Чаллыда дәүләтнең яшьләр сәясәте өлкәсе хезмәткәрләре арасында һөнәри осталык конкурсы уздырыла

23 июль көнне Яр Чаллының “Заман” яшьләр үзәгендә дәүләтнең яшьләр сәясәте өлкәсе хезмәткәрләре арасында һөнәри осталык буенча шәһәр конкурсы уздырыла. Анда Яр Чаллының яшьләр үзәкләре, яшүсмерләр клублары һәм яшьләр сәясәте учреждениеләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнаша.

Аларга конкурсның 3 сынавын узарга туры киләчәк. Катнашучылар, аерым алганда, “Минем визит карточкам” дип исемләнгән презентация өлешендә үзләре, һөнәри эшчәнлекләре турында сөйли. Шулай ук конкурста хезмәткәрләрнең дәүләтнең яшьләр сәясәте өлкәсендәге төп төшенчәләр, юнәлешләр, норматив-хокукый база буенча теоретик белемнәрен бәяләү, шәһәрдә яшьләр сәясәте үсешенә юнәлтелгән автор проектларын яклату күздә тотыла.

Конкурс 12 юнәлештә 4 номинация буенча үткәрелә.

Җиңүчеләр исә конкурсның сентябрьдә Казанда уздырылачак республика этабында катнашу хокукын ала, диелә Яр Чаллы шәһәренең рәсми сайтында.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20