Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
25.07.2017

“Ярдәм” тернәкләндерү үзәгендә инвалидлар өчен курслар оештырыла

29 июльдән 13 августка кадәр «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды каршында эшләүче «Ярдәм» дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәгендә сәламәтлек мөмкинлеләре чикле булган кешеләр өчен «Бер-беребезгә ярдәм итик» дигән курслар оештырыла.

«Ярдәм» үзәгендә «Уңайлы тирәлек» («Доступная среда») программасы буенча төрле категория инвалидлар өчен шартлар тудырылган, дип хәбәр итә фондның матбугат үзәге.

Курслар Татарстанның һәм Россия төбәкләренең төрле районнарында, якын һәм ерак чит илләрдә яшәүчеләр өчен үткәрелә. 17 яшьтән өлкәнрәк яшьтәгеләрдән — таяну-терәк аппараты авырулары булган кешеләр, инвалид арбасында утырып йөрүчеләр һәм ДЦП авырулы физик затлардан гаризалар кабул ителә.

Курсларда дәвамлы рәвештә төрле өлкә белгечләре эшләячәк. Мастер-класслар, тренинглар, «түгәрәк өстәл"ләр, шулай ук төрле мәдәни һәм спорт чаралары, экскурсияләр, табигатькә чыгу планлаштырыла.

Курсантлар барлык уңайлыклары булган бүлмәләрдә бушлай яшәячәк. Кирәк булган очракта, авыруларны озата килергә дә мөмкин. Курска килгән инвалидлар өч тапкыр ашатыла, аларга кичке чәй эчү оештырыла.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера