Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
19.03.2015

Ярминкәләрдә сату итәргә теләүчеләр арта

Ярминкәләрдә сату итәргә теләүчеләр арта

Соңгы айларда Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре шул дәрәҗәдә популярлашты ки, районнар алып килгән товар ике-өч сәгать эчендә сатылып бетә икән. Ярминкәләргә җибәрелә торган продукция күләме дә аз түгел, югыйсә – һәр район шәһәр халкын атна саен якынча 1,2 миллион сумлык товар белән тәэмин итә.


Билгеле булганча, Казан һәм Чаллыда шимбә саен авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли. Әлеге сәүдә нокталары татарстанлыларның иң яраткан урынына әверелде. Кибет киштәләрендәге товарларга бәя арту халыкны нәкъ менә  ярминкәләргә өстенлек бирә башлауга этәрде дә инде. Бу аңлашыла да: биредә бәяләр башка зур сәүдә нокталары белән чагыштырганда якынча 25 процентка арзанрак...

Хуҗалыклар да катнашырга тели

Өстәвенә, әлеге ярминкәләр республика агросәнәгать комплекслары өчен дә зур әһәмияткә ия. Чит ил товарын үзебезнеке белән алыштыру кампаниясе барган чорда моның актуальлеге бермә-бер арта. Элегрәк авыл халкы шәһәрдә яшәүчеләр ярминкәгә йөрми, керем юк дип зарланса, хәзер, киресенчә, сатып алучылар артты, дип сөенәләр.

- Ярминкәләрнең графигы алдан билгеле була. Без аларга әзерлек эшен атна башында ук башлап җибәрәбез. Төп максатыбыз: шәһәрдә яшәүчеләрне иң кирәкле продуктлар белән тәэмин итү. Быелның февраль-март айларында сатып алучылар аеруча артты. Ярминкәләрдән кергән табыш күләме дә көннән-көн күбәя. Гадәттә, без ярминкәгә 1,2 миллион сумлык товар алып барабыз. Шуның 70 проценттан артыгы сатылып бетә, - диде Балтач районы Авыл хуҗалыгы идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге консультанты Ришат Нуриев.

Ришат әфәнде китергән мәгълүматларга караганда, февральдә Балтач районы агросәнәгать комплексы вәкилләре ярминкәләргә ике тапкыр барган. Алар итнең килограммын – 250-260, бәрәңгенең бер килосын – 20-22,  сөтнең бер литрын нибары 18 сумнан саткан.

- Ярминкәгә без төнге сәгать 2дә чыгып китәбез. Иртәнге 6га “Казан” агропромпаркына барып җитеп, барысын да әзерләп бетерәбез. Ярминкә ачылган вакытта безне әби-бабайлар түземсезләнеп көтеп тора инде. Гадәттә, иртәнге сәгать 8ләр тирәсендә төп товарлар бөтенләй калмый, - ди Ришат Нуриев.

Соңгы вакытта Балтачта ярминкәгә барырга теләүчеләр саны арткан. Умарта тотучылар арасында ярминкәдә катнашырга теләк белдерүчеләр аеруча күп.

Авыл хезмәтчәннәре канәгать

Минзәлә районының агросәнәгать комплекслары Чаллының Сарман трактындагы ярминкәдә сату итә. “Авыл хезмәтчәннәре бик канәгать”, - ди Минзәлә районының Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе урынбасары Илдус Гыймаев.

- Биредәге ярминкәдә безнең районнан якынча 16-18 сәүдә ноктасы эшли. Араларында фермерлар да, шәхси ярдәмче хуҗалыклар да бар. Ит-сөт белән сату итәләр, яшелчәләр дә алып баралар. Барган саен якынча 1,2 миллион сумлык продукция сатабыз, - ди Илдус Гыймаев.

Аның сүзләренчә, элегрәк Минзәлә халкы Чаллы агропромпаркында сату иткән. Ул чагында авыл хуҗалыгы предприятиеләре сатып алучыларның аз булуыннан зарланган, товар сатылмый дип борчылганнар.

- Соңгы вакытта зарланучылар юк. Ярминкәнең урыны да әйбәт, йөрүчеләр дә күп, сатылган товар күләме дә артканнан-арта. 7-8 түшкә сыер ите, 3 түшкә дуңгыз ите, 2-3 түшкә сарык ите, 600 литр чамасы сөт тиз арада сатылып бетә, - ди Илдус Гыймаев.

Арзан да, сыйфаты да яхшырак

Казанда яшәүче Сәрия Исламова сүзләренчә, алар гаиләсендә шимбә көннәре ярминкәгә “сәяхәт”тән башлана икән.

- Моңа кадәр беркайчан да ярминкәгә йөргән юк иде. Барча продукцияне кибеттән алдык. Хәзер сәүдә үзәкләрендә әйбер бигрәк кыйммәт, шуңа күрә ел башындарак ирем белән ярминкәләргә барып карарга булдык. Чехов базары янындагы ярминкәдәге бәяләрне күреп, “аһ” иттем. Алар, чыннан да, очсыз. Өстәвенә, продукциянең сыйфаты да яхшырак. Ә кибеттә ни белән сату итүләрен кем белсен, - дип сөйләде Сәрия ханым.

Шунысын да искәртик: ярминкәләр апрель аена кадәр дәвам итәчәк.

Билгеле булганча, ярминкәләрнең беренче этабы 2014 елның сентябрь-декабрь айларында узды. Шушы вакыт эчендә авыл хезмәтчәннәре шәһәр халкына барлыгы 760 миллион сумлык товар сатты. Татарстанлылар барлыгы 6,2 мең тонна бәрәңге, 3,1 мең тонна яшелчә, 6,5 миллион данә йомырка һәм 348 тонна ярма сатып алган.

("intertat.ru")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20