Ярославль һәм Казан хоккейчылары көрәше күрсәтелә

Җомга кичендә «Яңа Гасыр» каналы Ярославль шәһәреннән хоккей трансляциясе күрсәтә. Континенталь Хоккей Лигасының чираттагы уен көнендә җирле «Локомотив» белән Казанның «Ак Барс» командалары үзара көч сынашалар.
Күптән түгел генә «Локомотив» хоккей клубының тренерлык штабында зур үзгәрешләр булды. Клуб җитәкчелеген канәгатьләндерми торган хоккей күрсәткән команданың баш тренеры Алексей Кудашов отставкага җибәрелде. Аның урынына «Локомотив» хоккей клубы җитәкчелеге күп хоккей сөючеләргә таныш Дмитрий Квартальновны билгеләде. Яңа тренер Ярославль командасына алдагы уеннарда үз уен схемасын урнаштырып карый.
Шулай ук «Локомотив» хоккей клубында бүгенге көндә ике татар хоккейчысы чыгыш ясый. Аның берсе команданың төп сакчысы, җирле уенчы Рушан Рәфыйков булса, икенчесе булып Бөгелмәдә туып үскән һөҗүмче Артур Каюмов санала. Составында татар хоккейчылары чыгыш ясаган «Локомотив» хоккей клубы яңа тренеры белән үз бозында Казан хоккейчыларын буйсындыра алырмы?
Сорауга җавапны җомга, 13 нче октябрь, «Татарстан-Яңа Гасыр» һәм «ТНВ-Планета» телеканаллары аша «Локомотив» һәм «Ак Барс» көндәшлеген карап белергә мөмкин. Хоккей уенының Ярославль шәһәреннән
Ахыргы хәбәрләр
- “Яңа Гасыр” телеканалы барлык татарстанлыларны да Халыкара туган тел көне белән тәбрик итә.
- “Манзара”: Резидә Шәрәфиева “Болгар Радиосы” концертына нинди җыр әзерли?
- Казанда "Әлфия Авзалова" китабын тәкъдим ителә
- Журналист Венера Ихсанова җирләнде
- “Адәм белән Һава”: “Казан егетләре”ндә кунакта
- “Сәхнәдәш” бу атнада Илсаф белән әңгәмә уздыра
- “Ком сәгате”: танылган журналист Риман Гыйлемханов
- Рамилә Әхмәтзакир кызы Сәхабетдинова – Юбилеегыз котлы булсын!
- "Манзара": “Болгар Радиосы” алып баручылары Фаил Гыймадов һәм Наиля Гибадуллина
- Театр яктылыкка, нурга илтә! – “Манзара” тапшыруында Тинчурин театры актрисасы Гөлназ Нәүмәтова