Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
01.06.2017

Яшь элемтәчеләр кызыклы “Башваткыч” чишә

Хәзерге җәмгыятьне элемтә чараларыннан башка күз алдына китереп булмый. Телефон, радио һәм интернет тормышыбызның аерылгысыз өлешенә әйләнделәр. Бу атнада “Башваткыч” тапшыруы "Төбәкара компетенцияләр үзәге – Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы" студентлары белән таныштыра.

Үзенең 85 еллыгын билгеләргә әзерләнгән Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы үзгәрешләр алдында тора. Аның базасында мәгълүмати һәм коммуникатив технологияләр өлкәсендә төбәкара компетенцияләр үзәге булдырылды. Уку корпуслары төзекләндерелеп, тыштан да, эчтән дә үзгәртелгән, уку бүлмәләре заманча техника һәм мебель белән җиһазландырылган. «WorldSkills Russia» эшче һөнәрләр чемпионатының мәгълүмати технологияләр компетенцияләре буенча сайлап алу турлары даими рәвештә техникум бинасында уздырыла. Алдынгы технологияләр белән эш йөртүче укучыларның башваткычны ничек чишкәнен якшәмбе көнне белә аласыз.

Якшәмбе, 4 нче июнь, яшь элемтәчеләр белән “Башваткыч” тапшыруын “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалында 18:00 сәгатьтә карарга онытмагыз.



www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20