Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
01.12.2015

“Яшь инспектор”лар юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белә

“Яшь инспектор”лар юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белә

Нәрсә дигән әле безнең бөек Тукаебыз? “Картаеп каткач буыннар – эш белү уңайсыз ул...” – бу сүзләр юл кагыйдәләрен өйрәнүгә дә туры килә. Чыннан да, балаларны кечкенәдән үк юлда йөрү куркынычсызлыгына өйрәтү мөһим. “Салават күпере” журналы бу юнәлештә даими эш алып бара. Аның тарафыннан уздырылган “Яшь инспектор” бәйгесе дә – моңа ачык мисал.


Конкурсның максатлары изге – балалар арасында юл йөрү кагыйдәләрен пропагандалау, юлда үз-үзеңне тоту культурасына өйрәтү. Бүген Татарстанның ЮХИДИ идарәсендә әлеге конкурс җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. “Яшь инспектор” дип аталган конкурс әле беренче тапкыр гына уздырылган. Хәер, моңа кадәр дә журнал редакциясе ЮХИДИ идарәсе белән берлектә төрле конкурслар уздыра торган булган.



Бәйге 2015 елның февралендә игълан ителә, иҗади эшләрне журнал хезмәткәрләре 1 августка кадәр кабул иткән. Эшләр шактый күп булса да, бар таләпләргә туры килгәннәре 150 генә булган. “Иң яхшы хикәя”, “Иң яхшы рәсем” номинацияләре буенча 5-12 яшьлек балалар ясаган рәсемнәр, язган әдәби әсәрләр жюри әгъзаларын таң калдырган.

- Юлдагылар юлда булсыннар, юлдагылар имин булсыннар. 10 меңнән артык тираж белән чыга торган “Салават күпере” журналы 20 елдан артык юл йөрү кагыйдәләрен балалар бакчасыннан үк өйрәтергә тырыша. Әгәр бүген сабыйларның әти-әниләре кагыйдәләрне начар белә икән, журналны укып, сабыйларына өйрәтсеннәр иде. Балаларыбыз юлда исән-имин булсын! – диде “Салават күпере” журналы редакциясе” “Татмедиа” АҖ филиалы директоры Зиннур Хөснияр.



Мөслим районының Митрәй авылыннан 7 яшьлек Рафил Шәрифуллин “Әтием – тәртип сакчысы” дип аталган шигырен конкурска юллап, җиңү яулаган. Хәер, малай шигырьләр язарга бик ярата. “Intertat.ru” хәбәрчесенә ул шигырен дә сөйләп тә күрсәтте.

Минем әти – полицейский,
Тора тәртип сагында,
Гел кисәтү ясый безгә
Тәртип бозган чагымда.
Бар җирдә дә тәртип саклый,
Җәяүлене кисәтә,
Урамны кайдан чыгарга
Икәнлеген күрсәтә.
Тыңламасаң, беркетмә дә
Язарга күп сорамый,
Юл кагыйдәсен бозарга
Һич кенә дә ярамый!

Рафилнең әтисе полиция хезмәткәре булып эшли икән. Киләчәктә малайның үзенең дә әтисенә охшау теләге бар – ул үзе дә полиция хезмәткәре булырга тели.



Ә Балтач районының Смәел авылы кызы 6 яшьлек Камилә Мөхәммәдиева исә конкурс турында журналдан укып белгән. “Рәсем ясарга бик тә яратам. Мин ике баланың, светофорга карап, юл кичүеннән чыгып барганын сурәтләдем. Рәсем геройлары – юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белүчеләр”, – диде безгә Камилә. Кызның әнисе Алия Мөхәммәдиеваның күңелендә җиңүгә ышаныч булган. Беренче урын булмаса да, бүләк булыр, дип өметләнгәннәр алар. Камилә рәсемгә хирыс, үзлегеннән ясарга ярата икән. Бәйгегә җибәргән эше турында онытканнар. Һәм менә үзләре дә көтмәгәндә, кызның туган көненә шундый бүләк булган.



- Чыннан да, балаларга әти-әниләр дә булышадыр. Юл йөрү кагыйдәләре гаиләдә куела. Әгәр 150 катнашучыны 3кә тапкырласак (катнашучылар гаилә әгъзалары белән бергә), 700дән артык кеше әлеге мәсьәлә турында уйлана дигән сүз. Елдан-ел эшебезнең нәтиҗәсе арта, – ди Татарстан ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе, полиция полковнигы, юл хәрәкәте иминлеге буенча Баш дәүләт инспекторы Рифкать Миңнеханов.



Моннан тыш, жюри әгъзалары тарафыннан Балтачтан 4 яшьлек Гайшә Камалиеваның иҗади эше “Иң яхшы кул эшләнәмәсе” номинациясендә билгеләнеп үтелде. Яшь категориясенә бик үк туры килеп бетмәсә дә, Казанның 37 гимназиясенең 7 сыйныф укучысы Ләйлә Вәлишеваның рәсемен дә аерым билгеләп узганнар. Ләйлә бу эшен җиңү максаты белән түгел, ә үзенә илһам чыганагы буларак ясаган. Алга таба да “Яшь инспектор” бәйгесе киң колач җәяр дигән нияттә кала “Салават күпере” журналы хезмәткәрләре.

("intertat.ru")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20