Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
03.08.2017

Яшь композиторның юбилей концертында булыр чак

Шимбә, 5 нче август, «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында танылган композитор, автор-башкаручы Эльмира Галимованың «Иҗатым, гомер агышым…» дип исемләнгән юбилей концерты күрсәтелә. Бу композиторның V авторлык концерты һәм «Иҗатым, гомер агышым…» дип исемләнгән бәйрәм тамашасы композиторның 35 яшьлек юбилеена атап үткәрелгән.

Композитор Эльмира Галимованың юбилей концерты 24 нче апрельдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узды. Моң шаукымы сәхнәсендә композиторның иҗатын хөрмәт иткән һәм үз иҗатында аның җырларын еш башкарган билгеле җырчылар катнашты. Оештыручыларның сүзләренә караганда, концерт программасы махсус рәвештә гадәти булмаган формада төзелгән. Анда композиторның ике дистәгә якын иҗат дәверендә тыңлаучыларына ишеттергән иң яхшы музыкаль әсәрләре генә урын ала. Юбилей концертының исеме дә шуңа йөз тотып уйланылган икән.

Искәртеп узыйк, Эльмира Галимова — Татарстан һәм Рәсәй композиторлар берлеге әгъзасы, Н. Җиһанов исемендәге I Халыкара композиторлар бәйгесе лауреаты һәм М. Җәлил исемендәге республика бүләге иясе.

Танылган композитор һәм автор-башкаручы Эльмира Галимованың «Иҗатым, гомер агышым…» дип исемләнгән юбилей концертын шимбә 13:00 сәгатьтә карамыйча калмагыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин