Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
15.06.2017

Яшь медицина хезмәткәрләре башваткыч чишә

Якшәмбе, 18 нче июнь, «Башваткыч» тапшыруында Медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан Казан медицина көллиятенең беренче курс укучылары катнаша. Июнь аеның өченче якшәмбесендә ел саен медицина хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.

Әлеге бәйрәм һөнәри яктан берләшкән кешеләрнеке генә түгел, бу көн кеше кайгысын үзенекедәй кабул итеп, авыруларның борчуларын аңлап, сәламәтлекләре, гомерләре куркыныч астында булганнарга ярдәм күрсәтүче, гадел, намус белән хезмәт итүчеләрне берләштерә. Медицина хезмәткәре һөнәре борынгыдан хөрмәткә лаек булган. Олуг һөнәр ияләре үзләренә йөкләнгән олы бурычны һәрдаим үтәп киләләр. 2006 нчы елдан башланган өстенлекле «Сәламәтлек» милли проектын гамәлгә ашыру дәвам итә, эш уңайлыклары өчен дә, дәвалау-профилактика чараларын үткәрергә дә шартлар яхшыра бара, учреждениеләребез заман таләпләренә туры китерелә. Яшь медицина хезмәткәрләре нинди әзерлек үтүләре һәм аларны каршы алган зур бурычларны ничек итеп үтәргә җыюнулары турында сөйләп узарлар.

Якшәмбе, 18 нче июнь, «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында Казан медицина көллиятенең беренче курс укучылары белән «Башваткыч» тапшыруын карамыйча калмагыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!