Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
14.04.2017

Яшь PR белгечләре “Яңа Гасыр” телеканалында кунакта булды

Казан милли тикшеренү технология университетының PR белгечлеге студентлары республиканың төп телеканалында кунакта булды. Алар өчен «Яңа Гасыр» телеканалында махсус экскурсия әзерләнде. Аның барышында студентларга телевизион эшчәнлекнең төрле тармаклары турында бәйнә-бәйнә аңлаттылар.

Беренче булып киләчәк PR белгечләре үзләренең коллегаларында — «Яңа Гасыр» телеканалының PR бүлегендә кунакта булдылар. Телекомпаниянең PR-директоры Светлана Соколова гомуми эш барышында телекомпаниянең имиджын арттыру мәсьәләсе ничек башкарылганын сөйләде.

Шуннан соң кунакларны «Яңа Гасыр» телеканалының иң мобиль бүлегенә - хәбәрләр редакциясенә алып керделәр. Иң якты кичерешләре булып кунакларның туры эфир вакытында яңалыклар белән танышуы торды. Эфир тәмамланганнан соң, кунакларга истәлек өчен яңалыклар һәм «Таяну ноктасы» студияләреннән берничә фотография төшерергә рөхсәт иттеләр.

Экскурсия барышында алар студия операторлары, режиссерлар, монтажерлар һәм гримерлар эше белән таныштылар. Тулаем алганда, яшь белгечләр «Яңа Гасыр» телеканалының сәхнә арты яшәешен татып карадылар.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!