Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
05.04.2016

“Яшь профессионаллар” WorldSkills Ачык төбәк чемпионатына сайлап алуда ТРдан 10 меңгә якын укучы катнашкан

7-9 апрель көннәрендә Казанда 56 төрле һөнәр буенча “Яшь профессионаллар” WorldSkills Ачык төбәк чемпионаты узачак. Бу хакта бүген сүз Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифингта барды. ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Тимерхан Алишев чемпионатның нечкәлекләре турында сөйләде.

Чемпионат кысаларында 454 конкурсант ярышачак, шул исәптән Россия Федерациясенең 17 субъектыннан 100 гә якын конкурсант. Аларның осталыгына 380 эксперт бәя бирәчәк, шул исәптән Россиянең 17 төбәгеннән (Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләре, Самара, Ульяновск, Кемерово, Пенза, Волгоград, Свердловск, Ярославль, Түбән Новгород, Ленинград, Мәскәү өлкәләре, Краснодар крае, Чувашстан, Удмуртия, Марий Эл, Башкортстан Республикалары) - 73 белгеч. Чемпионат ярышлары “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәге мәйданында үтәчәк. Корылмаларның гомуми мәйданы 14 мең кв. м дан артык (6 павильон).

Барлык һөнәрләр 6 эре блокка бүленә: төзелеш, сәнәгать, IT, хезмәт күрсәтү өлкәсе, гражданнар транспортында эш, иҗат һәм дизайн. Шулай ук, чемпионат кысаларында, төп конкурсантлар белән бер мәйданда 15 һөнәр буенча 10 яшьтән алып 17 яшькә кадәр юниорлар, укучылар көч сынашачак.

Тимерхан Алишев хәбәр иткәнчә, чемпионатның 26 компетенция буенча ИФО буенча ярымфиналы 13-16 апрельдә Саранск шәһәрендә узачак. Татарстан барлык 26 компетенциядә тәкъдим ителәчәк. Илкүләм чемпионатның 76 компетенция буенча финалы 23-27 нче майда Мәскәү өлкәсендә Красногорск шәһәрендә үткәрелә. Татарстан финалда 52 компетенция буенча чыгыш ясарга ниятли.

“Теләге булганнар 7-9 апрель көннәрендә “Казан ярминкәсе”нә килә ала, әлеге һөнәрләр бәйрәмен үз күзләрең белән күрү яхшы. Ә балалар белән барсаң, тагы да яхшырак”, - дип, ул бирегә гаилә белән килергә өндәде, шулай ук чемпионатны үткәрү режимын әйтте. 7-8 апрель күргәзмәләр үзәгенә сәгать 9 дан 17 гә кадәр, 9 нчы апрель көнне сәгать 9 дан 12 гә кадәр килергә мөмкин.

Белешмә өчен. Республика чемпионатында катнашучылар 2 этапта сайлап алынган – беренчесе – көллият эчендә, икенчесе – махсуслаштырылган компетенцияләр үзәгендә. 2015 нче елның октябреннән 2016 нчы елның апреленә кадәр махсуслаштырылган компетенцияләр үзәкләре базасында киңкүләм һөнәрләр буенча 24 челтәр чемпионаты һәм барлык һөнәрләр буенча 283 көллият эчендәге чемпионатлар уздырылган. Барлыгы 10 меңгә якын укучы үзен төрле һөнәрдә сынап караган, иң-иңнәре республика этабына сайлап алынган.

“Бүгенге көндә Татарстаннан аерым һөнәрләр буенча команда әзерләү өчен җаваплы булган махсуслаштырылган компетенцияләр үзәге җитәкчеләре алдына республика җыелмасына кандидатлар әзерләүне көчәйтү бурычы куелды”, - дип белдерде Тимерхан Алишев. Ул хәбәр иткәнчә, чемпионатта катнашучыларга бәйсез бәя бирү өчен, WorldSkills конкурс профессияләре буенча 25 илкүләм һәм JuniorSkills буенча 6 илкүләм эксперт чакырылган. Министр урынбасары “ВорлдСкиллз” хәрәкәтенең республика эксперт берләшмәсен формалаштыру бурычы әһәмиятле булуын билгеләп узды. Бүгенгә республиканың нибары бер вәкиле халыкара эксперт (флористика) статусына, 4се илкүләм эксперт статусына (инженер кабель челтәрләре, медицина лаборатор анализы, мәктәпкәчә белем бирү баскычы, шәфкать туташы-сиделка) ия. Хәзерге вакытта бу максаттан республика экспертларын һәм махсуслаштырылган компетенция үзәкләре җитәкчеләрен үз эченә алган эксперт советы булдырыла.

Тимерхан Алишев билгеләп узганча, былтыргы кебек үк, чемпионатта “Ансат” вертолеты һәм “КАМАЗ-Мастер” командасының узышчы йөк автомобиле, агач хәзерләү машиналары – харвестерлар тәкъдим ителәчәк.

“Хәзер чемпионатны үткәрү буенча оештыру эшләре тәмамланып килә. Катнашучыларның һәм экспертларның Универсиада авылына урнаштыру һәм аларны Теннис академиясендә ашату, трансфер мәсьәләләре хәл ителгән”, - диде министр урынбасары.

Чемпионат тантаналы төстә 7 нче апрельдә ачылып, 9 нчы апрельдә “Пирамида” концерт залында аны ябу һәм бүләкләү тантанасы көтелә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20