Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
21.07.2017

Яшел Үзән кораблары Дубай суларында йөзәчәк

Татарстанның «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы"нда зур вакыйга булды — А145Е проекты белән төзелүче ике тизйөрешле пассажир судносына нигез салынды, дип хәбәр итә җирле басма.

Тизйөрешле, уңайлы судно Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең ARJ Holding компаниясе заказы буенча төзеләчәк. Контрактка 19 майда Kazansummit 2017 форумында кул куелган була.

Митингны ачу тантанасында «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» генераль директоры Ренат Мистахов горькийлыларны бәйрәм белән котлап, ТР хөкүмәтенә, заказчиклар компаниясе вәкилләренә, «Ак Барс» холдинг компания­се җитәкчелегенә иҗади хезмәт итәргә мөмкинлек тудырган өчен, рәхмәтен белдерде.

А145 «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы"ның икенче пары булачак. Бүгенге көндә инде ике тиз­йөрешле пассажир судносы Ямал-Ненец автономияле округында үзләрен бары яхшы яктан гына күрсәтте. Судноның дизайны, интерьеры заманча һәм пассажирларны йөртү өчен барлык таләпләргә дә туры килә. А145 проектлы судно заводта 2010 елдан бирле төзелә.

Заводның генераль директоры Ренат Мистахов сөйләвенчә, Гарәп Әмирлекләренең А145е Ямал-Ненецныкыннан нык аерылмый.

— Суыту җайланмалары гына күбрәк һәм алар артык көчле, климаты — үзенчәлек­ле. Шуңа да дизель-генераторын һәм двигательнең суыту системасын алыштырдык. Ә корпусы аерылмый да диярлек, — дип сөйли директор.

Заводның ARJ Holding компаниясеннән төзелешкә аванс алуы да билгеле булды. Бу бай илне А145 нәрсәсе белән җәлеп иткән соң? Петербургның «Агат дизайн бюро» һәм Горький заводы продукты 150гә якын кешене йөртә ала. Салоннары җайлы, конструкциянең үзенчәлекле булу сәбәпле артык селкетми. Монысы диңгез авыруы белән интегүчеләргә аеруча кулай. Әлеге проектның яхшы сыналуы да роль уйнамый калмагандыр. Чөнки Россиядә генә дә шушындый тугандаш 5 судно яхшы эшләп килә. А45 — Ленада, ә дүрт А45−1 — Енисейда.

Завод директоры сүзләренә караганда, теп­лоходларны Абу-Даби һәм Дубай суларында декабрьдә күреп булачак. Шулай тиз төзеләме дип гаҗәпләнергә кирәкми. Чөнки бу чара тантаналы төстә корабка нигез салу иде, чынлыкта ул 2015 елда ук төзелә башлаган. Әлбәттә, әлеге компания белән хезмәттәшлек дәвамлы булыр дип ышанасы килә.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Данил Гиниятов. Интервью на русском Мотогонки Электрон Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС сила традиций