Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
08.08.2016

Яшел Үзән районы Бәчек авылы бәйрәме узды

Яшел Үзән районы Бәчек авылы бәйрәме узды Яшел Үзән районы Бәчек авылында авыл бәйрәме үтте. Бу чарада авыл халкы һәм чыгышы белән шушы авылдан булганнар катнашты.

Бәйрәмне оештыручы Хәйдәр Сибгатуллин мондый бәйрәмнәрдә барлык авыл халкын җыеп, булган проблемалар хакында сөйләшү мөмкин дип атады.
Авыл бәйрәменә шәһәрдән кайтучылар да күп иде. “Икенче елга моннан да зуррак бәйрәм ясарга җыенабыз. Авылыбыз кечкенә, сабантуй үткәрелми, шуңа да инде халык бу бәйрәмне көтеп ала”. – ди Хәйдәр Сибгатуллин.

Бәчек авылы Габдулла Тукай белән дә бәйле. Бу авылда шагыйрьнең апасы Бибисаҗидә дә яшәгән һәм шушында вафат булып, Бәчек зиратында күмелгән. (Бибисаҗидә (1877–1956) Арча районы Өчиле авылы мулласы Зиннәтулланың беренче хатыны Латифадан туган төпчек кыз. Латифа үлгәннән соң Зиннәтулла хатынга өйләнә һәм кызлары Бибимәмдүдә - Габдулла Тукайның әнисе туа). Бибисаҗидәнең кызы Өммеханияне Бәчеккә укытучы итеп китерәләр, ул үзе белән әнисен һәм сеңлесе Әкълимәне алып килә. Чара Бибисаҗидә ханым яшәгән йорт нигезе янында узды. “Менә шул вакыттан бирле ул апа минем күңелемә фәрештә булып утырган да калган. Күңелем аны уйлый башлады исә, хәзер күземә ап-ак саф бер фәрештә күренә.” – дип яза Саҗидә апасы турында Габдулла Тукай.

1930 елгы Салих Сәлимханов Саҗидә апаны хәтерләүче кешеләрнең берсе. “1941 мин дүртенче класста укырга тиеш идем. Безгә укытучы итеп Хания апаны китерделәр, аны бер бай йортына урнаштырдылар. Ул бер әби белән иде, аның бераздан Саҗидә апа икәнлеге билгеле булды. Ул бик карт иде, урамга чыгып утыра иде, ерак китеп йөрмәде. Исәнме, әби дип исәнләшеп китә идем. Хания апа минем өчен бик әйбәт укытучы иде, кызып китә торган кеше түгел, дәресне бик җиренә җиткереп укытты. Мин аның каршысында икенче партада гына утырдым”, - дип сөйләде Салих Сәлимханов.

Авыл көнендә район башлыгының беренче урынбасары Фоат Шәмсиев тә катнашты. Аның фикеренчә мондый бәйрәмнәр оештырып кына авылны берләштереп, саклап калып була. “Август бәйрәмнәр ае итеп билгеләнелде. Ак яулыклы әбиләрнең йөзендә бәхетле елмаю күрү, ул безнең өчен дә зур куаныч”, –диде ул.

Авыл көне ике өлешкә бүленде. Беренчесендә ак яулыклы әбиләр, түбәтәйле бабайлар үзенең элеккеге моңлы җырларны тынлап, чишмәгә суга төшү күренешләрен карап, самавырда кайнаган чәйне татып яшьлек елларын искә төшерсәләр, икенче өлештә яшьләр заманча көйгә биеп күңел ачтылар.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20