Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
02.05.2017

Яшел Үзән районы зиратындагы вандаллыктан соң җинаять эше кузгатылды

Яшел Үзән районы Бәчек авылы зиратындагы хәлдән соң «Үлгәннәрнең гәүдәсен һәм алар җирләнгән урынны мәсхәрә итү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Зираттагы хәл турында хәбәр 30 апрельдә җирле кешеләрдән килеп ирешә. «Татар-информ"га авыл җирлеге башлыгы Наил Гатауллин бу хәлнең инде дүртенче тапкыр булуын әйтте. Быелгы вандаллык килгән зыяны буенча иң зуры. Зираттагы 93 ташны язулы яклары белән кабер өстенә аударып чыкканнар. Кайбер чардуганнарның тимерләрен дә каерганнар. Дүрт кабер ташы, ватылып, яраксыз хәлгә килгән.

Сүз уңаеннан, Бәчек авылында Габдулла Тукайның апасы Бибисаҗидәнең дә кабере бар, ул эчтәрәк булу сәбәпле, зыян күрмәгән.

www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!