Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
19.06.2017

Яшел Үзән районында Иделдә югалган балыкчы мәетен тапканнар

Иделнең Яшел Үзән районындагы өлешендә җирле балыкчы гәүдәсен таптылар, дип хәбәр итә «Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Кичә иртән, 112 бердәм ашыгыч ярдәм чакыру номерына 77 чакрым һәм Васильево бистәсе янында Идел төбеннән ир-ат мәете килеп чыга. Бу хакта шаһит булучы хәбәр итә.

Вакыйга булган урынга килгән коткаручылар Буш Моркваш бистәсе һәм «Газовик» шифаханәсенә якын урнашкан җирдә үле гәүдәгә юлыга. Хезмәткәрләр аны судан чыгарып, Югары Ослан районы участок хезмәткәренә тапшыралар. Ир-ар элегрәк югалган җирле балыкчы булуы ачыклана.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера