Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
15.05.2017

Яшел Үзән районында каберлекләргә яңадан зыян салучы кеше ачыкланган

30 апрельдә Бәчек авылында, кабер ташларына зыян салган 20 яшьлек яшь ир-атның кабат әлеге вәхшилекне эшләве билгеле булган. «Татар-информ"га бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Әлеге вакытта яшь кеше тоткарланган һәм ул психик авырулар хастаханәсендә. Аның әти-әнисе мәҗбүри дәвалау турында гариза язган.

Искәртеп үтик, алдан «Татар-информ» агентлыгы 30 апрельдә Бәчек зиратында кабер ташларын һәм чардуганнарны вату-җимерү турында хәбәр иткән иде. Һәм бу дүртенче тапкыр булып, вәхшилекнең иң зурысы булуын җиткергән иде. Ул чакта 93 кабер ташы яраксыз хәлгә китерелгән.

Авыл җирлеге башлыгы Наил Гатауллин «Татар-информ"га бу хәлнең инде дүртенче тапкыр булуын әйтте. Бәчек авылында кабер ташларын 1997, 2014, 2015 елларда аударган булганнар. тта кабер эчтәрәк булу сәбәпле, зыян күрмәгән иде.

Кичә, «Татар-информ» Яшел Үзән районының Бәчек авылы имамы төшке аш вакыты тирәсендә авыл зиратында яңадан 100 каберлекнең ташлары зарарлануын хәбәр иткән иде.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Луиза Заирова. Интервью на татарском Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС 60 лет успеха