Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
25.05.2017

Яшел Үзәндә җәйге лагерь балаларны көтә

Мәктәп укучыларының зарыгып көтеп алган чоры — җәйге каникул җитә. Балалар өчен шатлык булса, әти-әниләргә, аеруча авылы, әби-бабасы булмаган һәм гел эштән бушый алмаганнар өчен, баш авыртуы да. Ничек итеп ул һәм кызыңның ялын файдалы, кызыклы итеп оештырырга? Әлбәттә, күпмедер дәрәҗәдә бу очракта әти-әниләргә ярдәмгә лагерьлар килә, дип яза җирле басма.

Җәйге ялны оештыру турында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лилия Хәлилова сөйләде. Яшел Үзән балаларының җәйге ялына республика бюджетыннан 26,5 млн сум акча күчерелгән. Бу 6240 баланың ялы дигән сүз. Быел табигать кочагында сәламәтлеген ныгытырга һәм вакытын кызыклы уздырырга теләүчеләрне «Горьковец», Муса Җәлил исемендәге лагерь, «Васильевский» шифаханәсе, «Кичиер» (Волжский районы, 104 юллама бүлеп бирелгән), «Чародейка» (Звенигово районы, 90 юллама) лагерьлары кабул итәчәк. Стационар лагерьларга юлламаның норматив бәясе 21 көнгә 14997,99 сум тәшкил итә. Бюджет өлкәсендә эшләүче әти-әниләр өчен ул 2250 сумга (15%) төшәчәк. Узган ел белән чагыштырганда юлламалар берничә дистә сумга арткан. «Горьковец» беренче сменага малай-кызларны 29 майда ук кабул итәчәк. Барлыгы биш сменада эшләр диеп көтелә, ә Муса Җәлил исемендәге лагерьда балалар шау-шуы 6 июньдә башлана, монда 4 смена оештырылачак.

— Шифаханәләр, ял базалары, профилакторияләр, лагерьлар юллама бәясен үзкыйммәт хисапларына нигезләнеп билгели. Шулай ук балалар палаталы профильле һәм стационар лагерьларда ял итә ала. 500 юллама — 18 көнгә, 680 — 21 көнгә, 250 — 7 көнгә исәпләнгән. 200 сәләтле балага «Горьковец» лагеренда 7 көнлек смена эшлиячәк, — дип сөйли Лилия Хәлилова.

Уку тәмамлануга укучыларның күбесе әле мәктәп белән хушлашмый. Яшел Үзән район территориясендә 24 мәктәп яны лагерьлары, 11 — шәһәрдә, 13 — районда ачылачак. Алар 3930 урынга, шул исәптән хезмәт һәм ял лагеры 430 кешегә исәпләнелгән. 21 көнлек көндезге юллама өчен әти-әниләр 480 сум түли. Ә инде ял һәм хезмәт лагеры бушлай, тулысы белән бюджет хисабына.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!