Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
09.06.2017

Яшел Үзәннең POZIS заводында янгын сүндерелгән

Янгын сүндерү хезмәткәрләре Яшел Үзән заводында янгын сүндерелүе турында белдерде, дип хәбәр итте Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе.

Янгын сүндерүчеләр килгәндә бер катлы 12 метрлы цехның түбәсе янган. Янгын чыкканда цех эчендә кешеләр булмаган, бина — реконструкциядә, диелә.

Янгын икенче дәрәҗә катлаулылыкта булган. 7.55 сәгатьтә янгын сүндерүчеләр 60 квадрат метр мәйданга таралып өлгергән янгынның сүндерелүе турында хәбәр иткән. Янгын аркасында сәламәтлегенә зыян килүчеләр булмаган, технологик процесска да зыян килмәгән.

Янгын чыгу сәбәпләре тикшерелә.

Искәртеп үтик, элегрәк «Татар-информ"га хәбәр итүләренчә, бүген 7.20 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең бердәм 112 номерына POZIS заводындагы янгын турында хәбәр килгән.

Шаһитләр сүзләренчә, заводның яңа цехларының берсендә янгын чыккан.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин