Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
07.08.2015

Яшеллек зоналары Казанның һәрбер микрорайонында җәяүләп барырлык урында булырга тиеш – И.Метшин

Яшеллек зоналары Казанның һәрбер микрорайонында җәяүләп барырлык урында булырга тиеш – И.Метшин Казанның Совет районындагы Әмәт һәм Горький утыртылган урманлыклары арасындагы территорияләрне уңайлыклар белән тәэмин итү проектын микрорайонда гомер итүчеләр белән бергәләп җентекләп эшләп бетерү кирәк. Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин эш буенча үткәрелгән киңәшмә шундый йөкләмә бирде. Киңәшмәдә шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, Совет районы башлыгы Рөстәм Гафаров, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – тышкы уңайлыклар комитеты рәисе Игорь Куляжев катнашты.

Шәһәр башлыгы территорияләрне уңайлыклар белән тәэмин итү концепциясе проекты һәм алдан әзерләнгән планнарны өйрәнеп, әлеге парк зонасында уңайлыклар булдыруга бик игътибар белән карау зарур, дип билгеләп үтте. Проектны микрорайонда гомер итүче инициативалы кешеләр белән берлектә җентекләп эшләп бетерү кирәк, дип басым ясап әйтте мэр. “Безнең бурыч - яшеллек зоналарын Казанның һәрбер микрорайонында җәяүләп барырлык урында булдыруда”, - дип алга бурыч куйды Илсур Метшин.

63,8 гектар мәйданда Әмәт урманын Ватан (Родина) урамы буйлап уңайлыклар белән тәэмин итүне сорап “Азино”да яшәүче Юлия Васильева мэрга халыкны кабул иткән вакытта мөрәҗәгать иткән булган. Ул шушы зонада җәяүлеләр өчен юллар ясауны, утырып ял итәргә эскәмияләр, шулай ук чүп савытлары куюны, электр белән яктыртуны сораган. Кышын ул урыннарны чаңгычылар үз итә, чаңгы трассалары уза, 1,9 км арада инде яктырту элементлары бар, димәк, кичләрен дә биредә ял итү мөмкинлеге була.

Казанның яшел почмагының мөмкинлекләрен киңәйтү тәкъдиме белән Совет районы хакимияте башлыгы Рөстәм Гафаров чыкты. Аның фикеренчә, урманның текә итәгендә скай-парк ясап, ерганаклар аша асылма күперләр сузып булыр иде. Беренче этапта, җәяүлеләр, велосипедчылар балчыкка батмасын өчен, кеше йөргән сукмакларда каты өслекле юллар ясарга була. Р.Гафаров сүзләренчә, “Азино-1”, “Азино-2” микрорайоннарында, шулай ук Идел буе районында 200 меңләп кеше гомер итә, шуңа күрә, якында гына күмәкләп ял итү урынына казанлыларның ихтыяҗы бар.

Казанда Парклар һәм скверлар елы республика буенчагыдан алдарак башланды. Былтыр ук Казанда, ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ярдәме бәрабәренә, Горький исемендәге үзәк паркны реконструкцияләүнең беренче этабы кысаларында анда эшләрнең шактые төгәлләнде. 9 Май бәйрәменә Җиңү паркы яңартылды. Хәзерге вакытта Совет мәйданында скверда эшләр төгәлләнде дияргә була. “Химиклар” мәдәният йорты янындагы наратлыкта парк реконструкцияләнә, “Черек күл” яңартыла, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20