Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
12.07.2016

Яшьләр арасында эшмәкәрлекне үстерү өчен Татарстанга 6,8 млн сум акча бүлеп бирелгән

Татарстан яшьләр арасында эшмәкәрлекне үстерү өчен 6,8 млн сум акча алачак. Бүген РФ Хөкүмәтенең 2016 елның 9 июлендә имзаланган 1458нче карары  басылган. 

Россия Хөкүмәте 53 төбәккә федераль бюджеттан 229,5 млн сум күләмендә субсидия бүлеп биргән. Алар яшьләр эшмәкәрлеген үстерүгә ярдәм чараларын тормышка ашыру белән бәйле чыгым йөкләмәләрен финанслашу өчен тотылачак.

Акчалар "Икътисади үсеш һәм инновацион икътисад" дәүләт программасының "Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү" ярдәмче программасы кысаларында Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык төбәкләр арасында үткәргән конкурс нәтиҗәләре буенча бирелә.

Субсиядиләр "Россиянең яшь эшмәкәре" Бөтенроссия конкурсыныд төбәк этапларын, өлкән сыйныф укучылары өчен укыту курсларын үткәрү һәм 30 яшькәчә кешеләрне эшмәкәрлек белән шөгыльләнүгә өйрәтү өчен сарыф ителә ала.

(Гөлшат Ганиева әзерләде).

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20