Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
19.04.2016

Яшьләр инновацион үзәкләре яшьләргә булачак һөнәрен сайларга ярдәм итәчәк – Рөстәм Миңнеханов

 А. Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты-КАИ базасында Россия төбәкләренең яшь инноваторлары, уйлап табучылары һәм рационализаторлары слеты ачылды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР икътисад министры Артем Здунов, Фәнни-техник өлкәдә кече форма предприятиеләрнең үсешенә теләктәшлек итү фондының Күзәтүчелек советы рәисе Иван Бортник, Россия инновацион төбәкләре ассоциациясе башкаручы директоры вазифаларын башкаручы Иван Федотов, Казан илкүләм тикшеренү техник университеты-КАИ ректоры Альберт Гыйльметдинов катнашты.

Слетны уздыру максаты уйлап чыгару һәм рационализаторлык эшчәнлегенә ярдәм итү, мәктәп укучылары, вуз яшьләре һәм предприятиеләр арасында фәнни-техник потенциалны ачыклау. Слетта яшьләр инновацион иҗаты үзәге укучылары, балалар технопарклары, кампуслары, "Умник", "Шустрик" бөтенроссия конкурслары җиңүчеләре, шулай ук, яшь инноваторлар – Россиянең 19 төбәгеннән вуз һәм стартап вәкилләре катнаша.

Слетта катнашучы балалар һәм яшьләрне Рөстәм Миңнеханов сәламләде. “Безнең төбәк – инновацияләр өлкәсендә лидер субъект. Без инновацион инфраструктураны актив үстерәбез, яңа производстволар, эш урыннары булдырабыз, фәнни, уйлап табучылык эшен үстерергә омтылабыз”, - дип мөрәҗәгать итте ул һәвәс яшьләргә. Президент 2012 нче елда олы яшьтәге уйлап чыгаручылар, һәвәсләр, рационализаторлар слеты уздырылганын искәртте. “Быел катнашучылар географиясен киңәйтергә, яшь буынга өстенлек бирергә уйладык. Слетның төп максаты – инновацион яшьләрне берләштерү, аларның иң кыю идеяләрен чынга ашыру, башка төбәкләрдән тапкыр акыллылар белән танышу. Бүген безнең өчен актив һәм креатив яшьләрне күрү бик куанычлы”, - дип, Рөстәм Миңнеханов аларга презентацияләр өчен рәхмәтен җиткерде. Слетта Россиянең 19 төбәгеннән үз проектларын тәкъдим итүчеләр, араларында “Шустрик, “Умник”, “Кулибины 21 века” конкурсларында катнашучылар булуын, слетта катнашучыларның яртысыннан күбрәге Татарстаннан булуын билгеләп узды.

Республика башлыгы бүген 4 яңа яшьләр инновацион иҗат үзәкләре ачылуын шәрехләде. Аның әйтүенчә, хәзерге вакытта республикада мондый 14 үзәк исәпләнә. “Безнең җир талантларга бай, әмма аларга үсеш, этәргеч бирү зарур. Шуңа күрә без балалар һәм яшьләр иҗатын үстерүгә шартлар тудырабыз. Кечкенә яшьтәге балалар өчен “Кидспейс” һөнәрләр шәһәрчеген һәм “Зарница” фәнни-күңел ачу үзәген ачтык”, - дип, ул башкала кунакларына бу үзәкләр белән танышырга киңәш итте. Рөстәм Миңнеханов, шулай ук, олырак балалар өчен Яр Чаллыда “Кванториум” балалар технопаркы һәм Казанда “Кызыклы фән һәм техника йорты” эшләвен әйтте. Президент яшьләр инновацион үзәкләренең яшьләргә булачак һөнәрен сайларга һәм илебез өчен булачак инженерларны, техник кадрларны әзерләргә ярдәм итәчәген ассызыклады.

“Без эшче һөнәрләрне популярлаштыру буенча күләмле эш башкарабыз, югары һөнәри стандартлар өчен шартлар тудырабыз”, - дип Президент вуздагы җитәкчеләрдән тыш, эре сәнәгать компания вәкилләренең дә юнәлештә кызыксынуын шәрехләде. “Сезнең арагызда 2019 нче елда Казанда узачак WorldSkills чемпионатында илебез данын яклый алырлык шәхесләр бардыр дип ышанам”, - дип белдерде ул.

“Сез иҗади үсешегездә дөрес юнәлешне сайлагансыздыр дип ышанам. Талантыгыз, белемегез, тырышлыгыгызга предприятиеләр тарафыннан ихтыяҗ зур булачак”, - дип Рөстәм Миңнеханов һәвәс яшьләргә киләчәктә уңышлар теләде.

Алга таба Интеллектуаль милек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Григорий Ивлиев исеменнән сәламләү яңгырады. Россиянең инновацион төбәкләре ассоциациясе башкаручы директоры Иван Федотов чыгышында биредә 14 төбәк тәкъдим ителүен шәрехләде. “Сез шундый яшь булуыгызга карамастан, үз кулларыгыз белән нидер уйлап табуга зур игътибар бирәсез”, - дип, ул бүгенге залда, һичшиксез, илебез үсеше хакына бөек ачышлар ясаячак уйлап табучы галимнәр утыруына өметен баглады, яшьләргә уңышлар теләде.

Аннан соң пленар сессия башланды. “Умник” һәм “Шустрик” конкурсларында җиңү яулаган укучылар һәм студентлар кыскача гына үз проектларын презентацияләп чыкты. Мордовия Республикасы Саранск шәһәреннән Альберт Таҗигулов “Электромеханик манипулятор – кеше кулы прототибын булдыру”, Казан илкүләм тикшеренү техник университетының Инженерлык лицеенда белем алучы Никита Зайцев универсаль түләү-үткәрү системасы, 83 нче лицейның 5 нче сыйныф укучысы Владимир Ефимов “Төньяк киңлекләрендә ориентлашу, ягъни “викинглар компасы”, Башкортстаннан Яна Габдуллина инсульт кичергәннән соң бармакларның хәрәкәтчәнлеген, төрле күнегүләр эшли алырлыгын тикшерә торган “Виртуаль кул” проектлары турында сөйләде.

Слет программасында проектларны презентацияләүгә багышланган пленар сессиядән тыш, яшьләрнең фәнни-техник иҗаты күргәзмәсе, "Башлангыч үсеш стадиясендә стартаплар проблемалары: компания эченнән караш" пленар сессиясе – стартап-проект җитәкчеләренең тәҗрибә уртаклашуы каралган.

Бүген, слет ачылганчы, Рөстәм Миңнеханов Прототиплау һәм илебезнең робот техникасын гамәлгә кертү үзәге – Робот техникасы үзәге ачылуда катнашты. Робот техникасы үзәге РФ Икътисади үсеш министрлыгы, ТР Хөкүмәте ярдәме белән "Эйдос-робототехника" ҖЧҖ компаниясе белән партнерлыкта булдырылган. Проектның максаты - роботлаштырылган комплексларны сәнәгатьтә прототиплауны һәм кече һәм урта предприятиеләрнең инновацион продукциясен гамәлгә ашыру.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20