Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
27.06.2017

Яшьләр көне уңаеннан "Таяну ноктасы" яшьләр сәясәтен ачыклый

Сишәмбе кичендә "Таяну ноктасы" тапшыруы 27 нче июнь - Бөтенрәсәй яшьләр көне уңаеннан “XXI гасыр чынбарлыгы – яшьләр сәясәте” темасына зур әңгәмәгә чакыра.

Бөтенрәсәй яшьләр көне уңаеннан ток-шоуда катнашалар: Марат Бариев – РФ Дәүләт Думасы депутаты, Ләйсән Сафина – “Идел” яшьләр үзәге җитәкчесе, Тимур Сөләйманов – “Сәләт” фонды башкарма директоры, Тәбрис Яруллин – Бөтендөнья яшьләр форумы рәисе, Руслан Айсин – сәясәт белгече, Ильяс Газизов – Арча районы башлыгының яшьләр эшләре һәм спорт буенча урынбасары.

Татарстан - Россиядә беренчеләрдән булып яшьләр турындагы закон кабул иткән республика һәм яшьләр эшләре буенча министерство статуслы органы булган өч-дүрт регионның берсе. Чыннан да, яшьләр сәясәте яшьләр иҗтимагый оешмаларыннан башланырга тиеш. Сәясәт - яшьләр өчен бик тә кызыклы булган өлкә, алар өчен илдә барган барлык яңалык кызыклы. Бүгенге көндә илдә 20 дән артык гомумроссия яшьләр партияләре исәпләнә. Шуларның кайберләре Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән. Төзелгән яшьләр оешмалары бүгенге көндә нинди төр эшчәнлек алып бара һәм шәһәр, район үзәкләрендә аларның эшчәнлеге бертөрле бәяләнәме?

Бөтенрәсәй яшьләр көненә кагылышлы барлык сорауларга җавапны бүген, 27 нчы июнь, "Таяну ноктасы" тапшыруында эзлиләр. Ток-шоу дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 19:00 сәгатьтә эфирга чыга.




www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!