Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
30.04.2015

Яз һәм хезмәт бәйрәмендә Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында 17 митинг узачак

1 майда Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында 17 митинг һәм 5 тантаналы йөреш узачак. Шулай итеп,  6 митинг һәм 1 йөреш Казанда узачак. Бу хакта матбугат конференциясендә Татарстан Эчке эшләр министрлыгының җәмәгать тәртибен саклау һәм республиканың башкарма хакимияте органнары белән җирле үзидарә органнары элемтәсен оештыру идарәсе башлыгы, полиция полковнигы Надир Закиров белдерде.
“Чаллыда 3 митинг һәм ике йөреш узачак, Әлмәттә – 1 митинг, Бөгелмәдә – 3 митинг, Түбән Камада һәм Яшел Үзәндә икешәр митинг һәм берәр тантаналы йөреш узачак”, - дип сөйләде ул.
Аның сүзләренә караганда, бу чараларны үткәрү инициативасын сәяси партияләр вәкилләре белдерә. Хәзер барлык чаралар да республиканың шәһәр һәм район Башкарма комитетлары белән килешенгән.
Моннан тыш, Татарстанның 25 шәһәрендә традицион җиңел атлетика эстафеталарын (6), тантаналы митинглар (10), спорт ярышлары (3) һәм бәйрәм концертлары (10) оештыру планлаштырыла. Казан урамы буенча 74 нче беренче май җиңел атлетика эстафетасы узачак.
Казанда эстафета үткәрү белән бәйле рәвештә, 9.00-11.00 сәгатьләрдә Ирек мәйданыннан алып К.Маркс, Миславский, Кремль, Лобачевский, Дзержинский, Пушкин, Горький урамнары буенча хәрәкәт чикләнәчәк.
“Үткән еллардагы тәҗрибәдән чыгып, май чараларында 40 мең кеше катнашыр, дип көтелә. Моннан тыш, быел бәйрәм чараларында республика гражданнары гына түгел, ә 30 меңнән артык башкала кунагы да катнашыр дип көтелә”, - дип билгеләп үтте полиция полковнигы.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20