Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
01.03.2016

Язгы сессия чорында РФ Җинаять кодексын либеральләштерү буенча закон проектлары кабул ителәчәк

 РФ Дәүләт Думасында язгы сессия чорында РФ җинаять законнарын йомшарту юнәлешендә эш дәвам иттереләчәк. Җинаять кодексын либеральләштерүгә йөз тоткан закон проекты беренче укылышта кабул ителгән. Бу хакта бүген журналистларга “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат кофнеренциясендә алтынчы чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов сөйләде.

Депутат җинаять законнарын либеральләштерү белән бәйле рәвештә РФ Җинаять кодексына кертелә торган төзәтмәләрне атап узды. Вак кына, уртача дәрәҗәдәге җинаятьләр өчен, әгәр бу җинаять беренче тапкыр кылынса, китерелгән зыян җиңелчә булса һәм ул капланса, Җинаять кодексындагы җәзаларга тарту дөрес түгел, дип саный Илдар Гыйльметдинов. Аның сүзләреннән аңлашылганча, Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе белән бәйле төстә, җитди булмаган җинаятьләр кылган өчен кырыс җәза чараларыннан китеп, штрафлар, төзәтү эшләре белән генә чикләнү күздә тотыла. Сүз штрафлар, алиментлар түләүдән тайпылып йөрү, сугу һәм башкалар турында бара. “Без бу юнәлештә алга таба да дәвам итәчәкбез”, - дип белдерде Илдар Гыйльметдинов. Ул хәбәр иткәнчә, элек 1 мең сум урлаган өчен дә җинаять җаваплылыгына хөкем итсәләр, хәзер бу сумма 5 мең сумга кадәр арттырылган.

Җинаять-процессуаль кодексы турында сүзен дәвам итеп, депутат финанс пирамидалары турында сүз кузгатты. “Мин биредә бу мәсьәлә буенча гражданнарны кабул итәм. Беркем мәҗбүр итмәсә дә, алар үзләре акчаларын ышанып тапшырып корбан булган. Шуңа күрә без мондый финанс пирамидалары хасил булмасын өчен, Җинаять кодексына катгыйрак норма керттек. Әгәр физик, юридик затлар гражданнарны 1,5 млн сумнан артык суммага алдаса, зур гына штрафлар, җинаять эзәрләве көтә. Аеруча зур сумма, 6 млн сумнан артык акча үзләштерүчеләргә штраф тагын да югарырак”, - дип белдерде Илдар Гыйльметдинов.

Депутат әйтүенчә, Административ кодекска да төзәтмәләр кертелеп, штраф санкцияләре катгыйландырылачак. Бу ялган алкогольгә дә кагыла. “Без кеше сәламәтлегенә зыян сала ала торган өлкәләрдә штраф санкцияләре чараларын көчәйтергә тиешбез. Әгәр без Административ кодекс кысаларында катгый чаралар күрмәсәк, безгә авыр булачак”, - диде И. Гыйльметдинов. Аның фикеренчә, лицензиясез продукция белән сәүдә итүчеләргә миллионлаган штрафлар салырга, әгәр дә бу да булышмаса, җинаять җәзасына хөкем итәргә кирәк. Депутат начар сыйфатлы алкогольдән агуланучыларның артуын да әйтеп узды. “Алкоголь базарын тәртипкә китерүгә кагылышлы закон проектлары өйрәнелә. Язгы сессиядә аларны кабул итәрбез дип уйлыйм”, - дип белдерде ул.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20