Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
17.08.2015

Язгы-җәйге сезонда республикада 4,3 мең кеше талпаннардан зыян күргән

Татарстанда язгы-җәйге сезонда талпаннардан 4339 кеше зыян күргән. 12 августка булган мәгълүматлар буенча, зыян күрүчеләрнең 1003се — балалар. Бу хакта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге күзәтчелеге буенча федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казан шәһәрендә талпаннардан зыян күрүчеләрнең 1597 очрагы теркәлгән, аларның 346сы — балалар. Яр Чаллыда талпан кадалуның 617 очрагы теркәлгән, шуларның 150се — балалар; Түбән Кам районында бу сан 358кә җиткән, балалар шуның 85ен тәшкил итә. Әлмәт районында 227 кеше талпан кадалган, аларның 40 сы — балалар.
Бөгелмә районында 170 , Лениногорск районында 123, Зәй районында 121, Яшел Үзән районында 118 һәм Алабуга районында 102 кеше талпаннардан зыян күргән.
Мондый очраклар Татарстанның башка районнарында да күзәтелә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20