Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
01.03.2016

Язның беренче көнендә Татарстанда бураннар һәм томан көтелә

1 мартта, Татарстанда аязучан болытлы һава. Төнлә һәм иртән күпчелек районнарда кар явачак. Урыны белән буран һәм күз күреме 500 метр һәм аннан да кимрәк тәшкил иткән томан фаразлана. Көндез дә урыны белән бераз кар яварга мөмкин. Җил көньяк-көнбатыштан, талгын. Юлларда бозлавык саклана.

Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе хәбәр иткәнчә, төнлә һава температурасы 3-8, аязган вакытта 13 градуска кадәр салкын тәшкил итсә, көндез 4 градус салкыннан 1 градуска кадәр җылы булачак.

Казанда да аязучан болытлы һава. Төнлә 4тән 6 градуска кадәр салкын булса, көндез - 0дән 2 градуска кадәр салкын.

2 мартка каршы төндә республика аязучан болытлы һава саклана. Урыны белән бераз кар, томан көтелә. Термометр баганалары 13 градус, аязган вакытта 19 градуска кадәр төшәчәк. Юлларда - бозлавык.   

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20