Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
14.04.2016

Язын су баса башлангач, Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына халыктан 48 мөрәҗәгать алынган

Татарстанда су басу белән бәйле хәл контрольда, хәзер республикада су баскан торак пунктлар, шәхси хуҗалыклар һәм социаль әһәмияткә ия инфраструктуралар юк.

Бүген бу хакта муниципаль берәмлек вәкилләре өчен видеоконференциядә ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко хәбәр итте.

ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты тарафыннан оештырылган чара республиканың халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдә һәм саклау һәм авария-коткару хезмәтләре турындагы законнарын тормышка ашыру мәсьәләләренә багышланган иде.

"Куйбышев сусаклагычында язгы су килү дәвам итә. Бер тәүлек эчендә Идел участогында су 31 см-га, Чулман участогында 18 см-га кадәр арткан. Түбән Кама сусаклагычының күп өлешендә су 14 см-га күтәрелгән", - дип сөйләде Н.Суржко республикадагы язгы ташкыннар вазгыятен бәяләп. Аның сүзләренчә, быел су басу классик схемада - ике этапта бара. Хәзер икенче этап күзәтелә. Барлык сусаклагычлар  диярлек ачылган, боз китүе күзәтелә. Министр урынбасары билгеләп узганча, риск зонасына Түбән Кама сусаклагычының Чулман участогы янында урнашкан районнар: Тукай, Алабуга, Түбән Кама эләгә. Башлангыч фаразлар буенча, Түбән Камадан өстәрәк урнашкан сусаклагычларда су запасы шактый тупланган. 

"Су шактый булуны искә алып, су биеклеге критик билгегә якын булырга мөмкин", - дип өстәде ул. Тулаем алганда, Татарстанда су басуга бәйле хәл контрольда. Язгы ташкыннар башлангач, республика халкыннан торак пунктлар һәм шәхси хуҗалыклар янындагы территорияләрне су басуга бәйле 48 мөрәҗәгать алынган.

"Ярдәм шунда ук күрсәтелде, димәк, вазгыять контрольда", - дип ассызыклады ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары.                

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20