Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
07.07.2017

“Җыр язмышы” тамашачыларны моң дөньясына дәшә

Шимбә, 8 нче июль, “ТНВ-Планета” телеканалы Татарстанның атказанган артисты Фердинанд Сәлаховның “Җыр язмышы” дип исемләнгән юбилей кичәсен күрсәтә. Артистның җыр язмышы узган гасырның урталарында башланып китә. Ул вакытта яшь Фердинанд иҗат сәхнәсенә тартыла һәм хыялы гармунда уйнау була.

Җырчының күпьеллык иҗатында түбәндәге юллар бар: “Мәшәкатьләр күп булса да, Уф диеп әйтмим әле. Авыр булса да түзәмен, Яшим бит, яшим әле...” Җыр юлларына башкаручының хис-кичерешләре салынган була дигән фикер Фердинанд Сәлаховка туры килеп тора. Җырлаганы аның йөрәгенә аваздаш булып яңгырый. Аның җыр язмышы тамашачылары хозурына бу шимбәдә “Яңа Гасыр” телеканалында урын ала. “Җыр язмышы” юбилей кичәсендә нинди котлаулар һәм яңалыклар ишетелер?

Моны сез шимбә, 8 нче июль кичендә, “ТНВ-Планета” телеканалында Татарстанның атказанган артисты Фердинанд Сәлаховның “Җыр язмышы” дип исемләнгән юбилей кичәсен карап белә аласыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20